Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кан басымын төшерә торган биш ризык

Кан басымын төшерә торган биш ризык

news_top_970_100
Кан басымын төшерә торган биш ризык
Калийга бай ризыклар югары кан басымы белән бәйле проблемаларны киметә дип саный табиблар. Кайбер ризыкларның составына керүче калий, тозның организмга ясаган тискәре йогынтысын җайга салырга һәм кан басымын төшерергә сәләтле. Бу хакта Express сайтына сылтама белән “Российская газета” яза.

Тоз куллану кандагы натрий күләмен арттыра һәм зәгыйфь балансны боза, бөерләрнең суны чыгару сәләтен киметә. Ә калийга бай продуктлар бу балансны торгыза, бөерләргә нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә һәм шул сәбәпле артериаль басымны төшерә.

Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен белгечләр рационга баллы бәрәңге, банан, томат соусы, әфлисун согы һәм тунец балыгы өстәргә куша. Ләкин калийның артык күп булуы да зыянлы булырга мөмкин, шуңа күрә сак булырга кирәк. Бигрәк тә бөерләре авыру кешеләр яки югары кан басымыннан дарулар эчә торган кешеләр моңа игътибар итәргә тиеш.

Шулай ук кан басымын җайга салу өчен спорт белән дә даими шөгыльләнергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100