Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзләр ни сәбәпле тартыша?

Күзләр ни сәбәпле тартыша?

news_top_970_100
Күзләр ни сәбәпле тартыша?
Күз мускулларының тартышуы миокимия дип атала. Һәм бу шактый киң таралган күренеш. Кагыйдә буларак көтмәгәндә барлыкка килә һәм күпмедер вакыт борчып тора. Әмма кайбер очракларда бу уңайсызлык берничә айга яки аннан да озаккарак сузылырга мөмкин. Бу хакта "Российская газета" яза. 

Әгәр дә күзләр тартышканда күз кабаклары бер-берсенә тоташа яки йөздәге башка өлешләр дә тартыша икән, тизрәк табибка барырга кирәк.

Әмма болардан тыш та бу хәл куркыныч булырга мөмкин. Чөнки кайвакыт ул организмдагы җитди тайпылышлар турында да кисәтергә мөмкин.

Миокимия төрле неврологик авырулар турында кисәтергә мөмкин. Мәсәлән, Паркинсон авыруы яки блефароспазма, микроэлементлар һәм В витамины җитмәү, озакка сузылган стресс, аллергия булырга мөмкин. Бу хәл кайбер дарулар, мәсәлән антигистамин препаратлар кабул итүдән дә килеп чыга ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100