Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күпләп кофе эчү башны авырттырамы?

Күпләп кофе эчү башны авырттырамы?

news_top_970_100
Күпләп кофе эчү башны авырттырамы?
Америка галимнәре кофе эчүнең баш авыртуына тәэсирен ачыклаган.

Галимнәр көненә ике чынаяктан да күбрәк кофе эчмәскә киңәш итә. Бу эчемлекне күп күләмдә эчү башны авырттырырга мөмкин. Гарвард медицина университеты галимнәре баш авыртудан интеккән 100 кешене тикшереп шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта The American Journal of Medicine сайтына сылтама белән v-kurse.ru басмасы яза.

Алты атна дәвамында тәҗрибәдә катнашучылар көненә ике мәртәбә анкета сорауларына җавап биргән, күпме кофе эчүләрен язып барган һәм баш авырту өянәкләре турында сөйләгән. Нәтиҗәдә аларның һәрберсе дә тәҗрибә вакытында сигез тапкыр баш авырту өянәге кичергән. Эксперементта катнашучылар кофены күп итеп эчкән вакытта баш авырту өянәге күзәтелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100