Ишектәге "глазок"ның нинди куркынычы бар?

18 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: https://pixabay.com
Ишектәге "глазок" фатир хуҗасын чакырылмаган кунактан саклау өчен уйлап табылган. Ләкин аларда яшерен куркыныч бар икән. Бу турыда "Челнинские известия" сайты яза.

Гадәти ишек "глазогы" аша җинаятьчеләр фатир эчендәге кешеләрне күзәтә ала. Моны эшләү өчен күрсәтмәләр интернетта таралган.

Мәсәлән, тишеккә гади монокуляр куеп, фатир эчендә кешеләр нишләп йөргәнен карап торып була. Япониядәге Фукуока шәһәрендә полиция хезмәткәрләре шундый бер кешене тоткарлаган. 40 яшьлек ир-ат үзе ошатып йөргән хатынны ишектәге "глазок" аша тышкы яктан күзәтеп торган.

Бу кеше күзәтү ысулын интернеттан тапканын әйткән. Гашыйк ир-атка бернинди дә гаепләү белдермәгәннәр. Ул сөйгәне белән җәнҗалны үзе хәл иткән, алар килешкәннәр, диелә бу хәбәрдә.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла