Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган машина йөртүчеләргә җәза катгыйланды

Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган машина йөртүчеләргә җәза катгыйланды

news_top_970_100
Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган машина йөртүчеләргә җәза катгыйланды
Россия Президенты Владимир Путин, исерек килеш рульгә утырып юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаручыларга карата җәзаны катгыйландыра торган карарга кул куйды. 

Әгәр мондый ДТП нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә авыр зыян килсә, гаеплене җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр. Элек моңа дүрт елга кадәр генә бирәләр иде. 

Әгәр мондый ДТП нәтиҗәсендә кеше үлсә, гаепле 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, бу очракта максималь җәза - 15 ел.

Закон шундый ук җәзаны тимер юлы, һава юлы, су юлы транспорт йөртүчеләренә карата да кертә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100