Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртә өлгерә торган яшелчәләрнең зыянсызын ничек сайларга?

Иртә өлгерә торган яшелчәләрнең зыянсызын ничек сайларга?

news_top_970_100
Иртә өлгерә торган яшелчәләрнең зыянсызын ничек сайларга?

Теплицада һәм ачык грунтта үскән яшелчәләр бер-берсеннән тәмнәре буенча гына түгел, ә химик составлары белән дә аерыла. Күп кенә хуҗалыклар теплица уңышы тизрәк өлгерсен өчен ашламалар һәм стимулятор матдәләр – нитратлар куллана. Бу матдәләр күбрәк булган саен, яшелчәнең дә зыяны арта. Нитратлар – куркыныч концерогеннар. Алар агулану, кеше организмындагы күзәнәкләрдә һәм тукымаларда кислород кытлыгы китереп чыгара. Аларны даими куллану аркасында яман шеш тә барлыкка килергә мөмкин.

Ләкин температура режимы дөрес булмаганда, яктылык җитәрлек булмаганда, дымлылык режим бозылган һәм үсентеләр бик куе утыртылган булса, нитрартлар күләме артырга мөмкин.

Иртә өлгергән яшелчәләр сатып алганда түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

  • Иртә өлгергән яшелчәләрне кибетләрдән алу ышанычлырак. Монда товарны сыйфат сертификатлары булган җитештерүчеләрдән кабул итеп алалар. Бу документларда продуктның куркынычсыз булуы һәм яшелчәләрдәге нитратлар күләме тиешле нормадан артык түгел икәне күрсәтелә.
  • Яшелчә зуррак булган саен, анда химия күләме дә күп була. Мондый җимешне алмаска тырышыгыз.
  • Барлык яшел үләннәр (укроп, петрушка, шпинат) һәм кыярлар куе яшел төстә булырга тиеш. Яшел үләннәрнең тамыр кисеме свежий, ә кыярлар юка кабыклы һәм каты булырга тиеш.
  • Яшь кәбестәнең җиңелен, әмма бик катысын, ачык яшел төстәге ялтырап торган яфраклысын һәм дымлы, свежий кисемлесен сайлагыз.
  • Редиска артык эре, каты булмаска тиеш. Тигез төслесен, кара һәм сары тапларсыз булганын сайлагыз.
  • Татлы борыч сайлаганда аның тышына (ул яшел төстә булырга тиеш) һәм кисеменең свежий булуына игътибар итәргә кирәк.
  • Исегездә тотыгыз: 10 яшьтән кечерәк балаларга иртә өлгергән яшелчәләр катгый тыела. Шулай ук авырлы һәм бала имезүче хатын-кызларга, өлкән яшьтәгеләргә, анемиядән интегүчеләргә, тын юллары һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә дә мондый яшелчәләр ашарга киңәш ителми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100