Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләрне үпкәләтә торган тугыз җөмлә

Ирләрне үпкәләтә торган тугыз җөмлә

news_top_970_100
Ирләрне үпкәләтә торган тугыз җөмлә

«Психология» журналы белгечләр фикерен туплап, ирләрне үпкәләтергә мөмкин булган сүзтезмәләрне барлаган. Ирен хөрмәт итеп, яратып яшәгән, тыныч тормышның бәясен белгән хатын-кызларга киңәшләр әлеге журналда чыкты.

Ирең чәй эчкәч, чокырын алып куймаса, сиңа ошамаган бүләк бирсә — әгәр аны үпкәләтәсең килмәсә — бу турыда әйтми калуың хәерле.

«Соң икәнен беләм, шулай да, сөйләшеп алыйк инде»

Берәр борчуыгыз булып, шул хакта бик сөйләшәсегез килсә дә, сабыр итегез. Сүзне иртәнгә калдырып тору хәерле. Икегез дә ял иткәч, әңгәмә дә тынычрак узар.

«Шортиктан бала-чага шикеллле син! Башка кием киясең килмиме?»

Синең прическаң, киңәеп беткән футболкаң турында ирең әйтсә — ошар идеме? Шул-шул! Аңа да киеме турындагы мыскыллы сүзләр ошамый. Үзе ни тели — шуны кисең, иреңә бу турыда кисәтү ясап, үпкәләтмәү хәерле.

«Моның урынына открытка бүләк итсәң иде, ичмасам!»

Ирең бүләк иткән сумка ошамадымы? Ошамаса да, рәхмәт әйтеп алып куярга кирәк. «Моның урынына открытка бүләк итәр идең, ичмасам» кебек комментарий ирне үпкәләтәчәк. Бүләкне алырга, рәхмәт әйтергә кирәк. Соңрак, уңайлырак вакыт чыкканда, сиңа нинди бүләк ошаганын сөйләп алырга да булыр.

«Минем элеккеге егетем болай итмәс иде»

Иреңне я егетеңне элеккегесе белән чагыштыру кирәксез эш. Ул сезнең яратуда шикләнә башлар.

«Савыт-сабаны раковинада калдырганны җенем сөйми»

Тәнкыйть тыңлау беркемгә дә ошамый. Тәнкыйтьләп торганчы, ничек эшләсә, сиңа ошыйсын сөйләү хәерле. «Син болайрак итсәң, мин бик рәхмәтле булыр идем», диебрәк аңлатыгыз.

«Сиңа секс кына кирәк инде»

Әйе, секс — тормышта мөһим нәрсә. Ләкин ирегез секс өчен генә сезнең белән дип уйлагыныгызны әйтеп, ирне үпкәләтмәгез. Әйе, ирләр дә секс ярата. Тик аларны бары секс өчен генә нидер эшли дип кимсетергә кирәкми.

«Син беркайчан да… »

«Син һәрвакытта да», «син беркайчан да» тибындагы сүзләр ирне үпкәләтә. Аларны гомумән кулланмагыз. Гомумиләштерүче сүзләр белән талаш чыгарып тормагыз.

«Әйе, ләкин»

Син ни белән булса да килешкәннән соң, «ләкин» сүзен өстәп куйсаң — бу сүз алдан әйткәннәрне сызып ташлый. Сүзләрен ошатмыйча кире какканны беркем дә яратмый.

«Хәтерлисеңме, син дөрес эшләмәгән идең»

Ирегез сезне кайчандыр туган көнегез белән котларга оныткан булуы ихтимал. Инде моңа күп вакыт узып, сез аны гафу иттегез ди. Шуннан соң да бу вакыйганы искә төшереп тору кирәкми. Хатыны аның хаталарын гел истә тота икәнен белү бер иргә дә ошамас.

Бу сүзләрне бөтенләй үк бетереп ташлый алмассыз инде. Тик шулай да, акрынлап йомшартыбрак әйтергә өйрәнү хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100