Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләр гаиләдән ник китә - алты сәбәп

Ирләр гаиләдән ник китә - алты сәбәп

news_top_970_100
Ирләр гаиләдән ник китә - алты сәбәп
Белгечләр ир-атларның ни өчен гаиләдән китүен, хатыны белән аерылышу сәбәпләрен ачыклаган.  Бу турыда Облгазета хәбәр итте.

"Ир-атлар гаиләдән китүен гади генә аңлата: "Характерлар туры килми", ләкин моның артында артык сөйләп йөрми торган берничә сәбәп бар", - дип аңлата Рөстәм Мөслимов, психология фәннәре кандидаты, УрФуның психология департаменты доценты. Ул алты сәбәпне атаган.

Хатынның хыянәте. Көнкүрештәге, финанс проблемаларын хәл итеп булса да, хыянәтне гафу итү булмастай эш. Бу очракта ир-ат аерылыша.

Хатын ягыннан игътибар җитмәгәнен тойса, ир аерылыша. Хатын-кыз карьера төзеп, акча эшләп маташкан арада, аның гаиләсе таркалырга мөмкин.

Романтика, дәрт, уртак кызыксынулар булмаса - ир китә. Гаилә тормышы тыныч кына барса, ир-атка күңелсез була башлый. Бераздан "кырык яшьлекләр кризисы" килеп җитә: җенси тормышта кызыксыну кими, ир белән хатын бер-берсеннән туя, гаилә таркала.

Гаилә тормышына әзер булмау да ир-атның өйдән чыгып китүен тизләтә. Әгәр хатыны начар хуҗабикә булса, яшь ир буйдак тормышын сагына башлый, китеп бара.

Хатын-кыз эчсә, башка начар гадәтләре булса, гаилә озак саклана алмый. Ир кеше хатынының кимчелекләренә түзеп яши алмый.

"Башканы яратам", "сине сөйми башладым". 35 яшьтән олырак ир-атлар шул сәбәпле еш кына хатыннарын ташлый. Бу яшьтә күп очракта хатыннарның көндәше барлыкка килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100