Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир шарында беренче тереклек ияләре кая юкка чыккан?

Галимнәр планетадагы беренче тереклек ияләрен бер күзәнәкле бактерияләр булган дип фаразлый. Алар беркая да китмәгән җир астына төшеп киткән, ди галимнәр.

news_top_970_100
Җир шарында беренче тереклек ияләре кая юкка чыккан?

Җир биосферасының якынча биштән бер өлеше җир кабыгының тирән катламнары эчендә урнашкан. Күптән түгел галимнәр җир астында - югары басым һәм температура булган урыннарда, кислородтан һәм кояш яктысыннан башка гына, тукландыргыч матдәләр аз мохиттә яшәгән җир асты микроорганизмнарының 23 миллиард тоннадан артып китүен ачыклаган. Бу хакта РИА Новости яза. 

Эсселек яратучы җан ияләре

Дүрт миллиард ел элек, әле Җир каты җисем буларак формалашкан вакытта аны агулы газлардан торган атмосфера чолгап алган була. Кояш нуры төшкән урыннарда тепмпература 78 градуска кадәр җиткән, кислород та, органика да булмаган. Мондый экстрималь шартларда тормыш яралуны күз алдына китерү дә авыр.

Галимнәр планетадагы беренче тереклек ияләрен бер күзәнәкле бактерияләр булган дип фаразлый. Алар 50 градустан югары температурада да үрчергә сәләтле. Аларны термофиль – җылы яратучылар дип атыйлар.

Термофиль микроорганизмнар Җирдә хәзер дә яши. Алар гейзерлар янында, вулканнарда, океанның тирән урыннарында бар. 1980 елларда аларны скважиналардан күтәртелгән тау токымнарында табалар. Биосфера туфрак өслеге һәм аның юка катламы белән генә чикләнми дип уйлый башлый галимнәр. Җир астында яшәгән җан ияләрен тирән биосфера дип атый башлыйлар. Бу бактерияләрнең никадәр тирәнлектә яшәве әлегә билгесез. 

Тирән биосфера дип 50 метр тирәнлектән 4-5 километр Җир астына кадәр булган урынны атыйлар. Анда температура Цельсий буенча 100 градустан да артып китәргә мөмкин.

Җир астының тирән өлешләре кайнар, тик һәрвакытта да коры түгел. Ярыклар аша сыеклыклар әйләнеше бара. Су өслектән, артезин чыганакларынна керә.

Бу Җир асты микрооганизмнарының нәрсә белән һәм ничек туклануын галимнәр ахырга кадәр ачыклый алмаган. Аларның кайберләре тимер һәм күкерт эшкәртергә сәләтле - "ашарга" дип укырга мөмкин. Организмның төзелеше өчен кирәкле углерод аларга сероводородтан, аммиактан, нефтьтән, табигый газдан килә. Алар исә җир астында бик күп. 

Үсемлекләр кояш нурын алып, һавадагы азотны үзенә ала, ягъни фотосинтез процессы бара. Фотосинтез урынына җир астында “яшәүчеләрдә” хемосинтез бара - ягъни, энергия Кояштан түгел, һәм химик реакцияләр нәтиҗәсендә алына.

Беренче тереклек ияләре җир астына төшеп киткән

Галимнәр, Җир шарындагы табигать шартлары үзгәргәч, ягъни кешеләр, башка җан ияләре өчен кирәкле кислородлар барлыкка килгәч, термофиль микроблар җир астына яшеренгән дип фаразлый. Планета кислород атмосферасы өчен нәкъ шушы организмнарга бурычлы да инде. Кислород атмосферасында фотосинтез булдырган яңа тереклек барлыкка килә.

Термофиллар берничә чакрым тирәнлектәге шахталарда, җир асты газы сакланган урыннарда, нефть чыккан җирләрдәге пласт суларында һәм тирәндәге гидротермаль чыганакларла табылган. Күп кенә микроорганизмнар меңәр, хәтта миллион еллар дәвамында тышкы дөньядан читләштерелгән. Моны Россия Фәннәр академиясенең Биоинженерия үзәге галимнәре исбатлаган. Алар Самотлор нефть чыгу урынындагы Thermococcus sibiricus архей геномына расшифровка ясаган.

Егерме миллион елга якын җир астында яшәгән бактерияләрне 2012 елда Япония галимнәре тапкан. Океан төбеннән 2,5 чакрым тирәнлектә борауланган скважинада газ резервуарына салынган күмер пластлары табыла. Табигый метанны күмердә яшәүче бактерияләр барлыкка китергән дигән гипотеза лаборатор тәҗрибәләрдә раслана. 

Тирән биосферада вируслар – күзәнәксез вируслар да бар дип исәпләнә. Америка галимнәре фаразлаганча, вируслар бактерия популяцияләре санын көйли һәм аларның эволюциясенә тәэсир итә.

Иң гаҗәбе шул, зур тирәнлектә күпкүзәнәкле организмнар да очрый. 2015 елда Бельгия галимнәре Көньяк Африка Респуликасында Копананг алтын рудникларында 1,4 чакрым тирәнлектән сынау өчен флюид ала. Аларның мәгълүматлары буенча, сыекча 12 мең елдан артык “яшәүче” реликт рәвешендә булган. Галимнәр үзләре күргәнне “күп халыклы урын” дип сурәтләгән. Флюидта яшәүчеләр арасында нематода - суалчанга охшаган тереклек тә табылган.

"Марста тереклек бармы?"

Биотехнологлар термофиль микроорганизмнарны практик ихтыяҗлар өчен куллана. Алардан югары температураларга чыдам ферментлар җитештерәләр. Молекуляр биологиядә, медицина диагностикасында, авыл хуҗалыгында термофиль микроорганизмнарга ихтыяҗ бар. Авыр металларны, радионуклеидларны “ашаучы” махсус чыгарылган штаммнар сәнәгатьтә юынтык су юлларын чистарту өчен кулланыла. Җир асты микроблары зур күләмдә каты көнкүреш калдыкларын чималга эшкәртергә сәләтле. Соңыннан бу чимал биоягулык өчен кулланыла.

Җирнең тирән биосферасы, галимнәрне башка планеталарда да тереклек тирәндә яшеренергә мөмкин дигән уйга китерә. Мәсәлән, Марста. Парник эффекты Кызыл планетада түзә алмаслык шартлар барлыкка китерә. Әгәр анда да, бездәге кебек кометалар алып килгән тереклек булса, борынгы микроорганизмнар яшәр өчен уңайлырак булган тирәлеккә – тирәнгәрәк киткән булырга мөмкин.

Кайбер галимнәр җир астында сыек яки каткан су булу ихтималын да әйтә.

Марста су агымы яки океан эзләре булган урыннар күп түгел. Бөекбритания һәм Америка галимнәре Марстагы иң тирән Маклафлин вулканы кратерында магний, тимер һәм карбонат белән баетылган балчык барлыгын фаразлыйлар. Бу Марс кабыгы астында су барлыгын күрсәтә, димәк, планетада тереклек булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100