Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграмдагы иң популяр кеше кем?

Инстаграмдагы иң популяр кеше кем?

news_top_970_100
Инстаграмдагы иң популяр кеше кем?
Hype Auditor аналитик сайты Instagram челтәрендәге иң популяр кешене ачыклаган дип яза The Sun.

Бу ресурс чын кешеләр куйган лайкларны гына күзәтергә мөмкинлек бирә. Күп кенә йолдызлар, үзләерн популяр итеп күрсәтер өчен ялган язылучылар өсти, аларга роботлар лайк куя. 

Чын лайклар саны буенча беренче урында Америка җырчысы Селена Гомес. Ул язылучылар саны буенча беренче урында түгел (158 миллион), әмма аның һәр фотосына уртача 4,6 миллион лайк куялар.

Икенче урында модель, бизнесмен Кайли Дженнер - 149 миллон язылучы, уртача 3,6 миллион лайк. Өченче урында "Ювентус" һәм Португалия җыелма командасы футболчысы Криштиану Роналду. Аның язылучылары 187 миллион (шәхси аккаунтлар арасында рекорд!), әмма лайклар саны буенча ул өченче урында – 2,8 миллион.

Дүртенче урында да футболчы - "Барселона" капитаны Лионель Месси (134 миллион), аның постлары 2,5 миллион лайк җыя. Бишенчедә җырчы Beyonce 134 миллион укучы, 2,3 миллион лайк.

Инстаграмдагы иң күп язылучылар социаль челтәрнең үз битендә -  https://www.instagram.com/instagram/, 315 миллион язылучы.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100