Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иммунитетны ныгыту өчен алты киңәш

Иммунитетны ныгыту өчен алты киңәш

news_top_970_100
Иммунитетны ныгыту өчен алты киңәш
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10 проценты бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала. Тагын 10 проценты тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80 процентының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле. Иммун системасын сакларга һәм ныгытырга 6 гади кагыйдә ярдәм итәчәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

1.Тулы кыйммәтле сәламәт тукланырга.

2. Яхшы җилләтелгән бүлмәдә тәүлегенә кимендә 8 сәгать йокларга.

3. Организмдагы файдалы бактерияләрнең үсүен арттыручы продуктлар: суган һәм суган-порей, сарымсак, артишок һәм банан ашарга.

4. Иммунитетны күтәрүче эхинацея, женьшень, солодка, элеутерококк, лимонник кебек табигый чараларның үлән төнәтмәләрен эчәргә. Аларны дәвалау максаты белән дә, профилактика максаты белән дә кулланырга мөмкин.

5. Йөзү, коену һәм контраст душлар ныгырга ярдәм итәчәк. Югары һәм түбән температураларны чиратлаштыру – иммун системасы өчен искиткеч тренировка. Мунчаның һәм саунаның яхшы чыныктыргыч тәэсире бар. Мунчага яки саунага йөрү мөмкинлеге булмаса, гадәти контраст душ керергә була.

6. Физик күнегүләр файдалы: гимнастика, аэробика, фитнес, йөгерү, йөзү, озак вакыт җәяү йөрү, шейпинг, тренажерлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100