Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иммунитет төшүнең билгеләре нинди?

Иммунитет төшүнең билгеләре нинди?

news_top_970_100
Иммунитет төшүнең билгеләре нинди?
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы иммунитет төшүне белдерә торган билгеләрне атады. 

Организмны салкын тиюдән саклар өчен дөрес тукланырга кирәк. Экспертлар фикеренчә, начар гадәтләр, йокы туймау, стресс, физик көчәнеш, начар туклану һәм озак вакыт кояшта йөрү авыруларга каршы торучанлыкны киметә икән. 

Иммун системасындагы 80 процентка якын күзәнәкнең эчкәлек эшчәнлегенә бәйле булуы ачыкланган. Шуңа күрә рационда үсемлек продуктлары, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр булырга тиеш. 

Организм патоген микроорганизмнар белән көрәшә алсын өчен даими рәвештә составында лакто- һәм бифидобактерияләр булган эчетелгән сөт ризыклары кулланырга кирәк. 

Баллы ризыклар ашказаны асты бизе эшчәнлеген боза һәм диабет барлыкка килү ихтималын арттыра. Рафинад шикәр иммун системасын какшата һәм инфекцияләргә бирешүчәнлекне арттыра. 

Иммунитетка шулай ук антибиотиклар да начар йогынты ясый. Шуңа күрә мондый даруларны табиб күрсәтмәсеннән башка кабул итәргә ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100