Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләк уңышын әкәм-төкәмнәрдән коткаруның иң гади ысулы

Җиләк уңышын әкәм-төкәмнәрдән коткаруның иң гади ысулы

news_top_970_100
Җиләк уңышын әкәм-төкәмнәрдән коткаруның иң гади ысулы
Әкәм-төкәмнәр җиләк уңышыннан мәхрүм итәргә мөмкин. parazitof.ru сайты әкәм-төкәмнәрдән котылуның гади генә ысулларын тәкъдим итә.

1. Консерв банкасының төбенә сыра салып, аның өстен, әкәм-төкәмнәр керә алырлык итеп җир белән тигезләп күмеп куярга. Әкәм-төкәмнәр сыра исен ярата, иртән батып үлгән әкәм-төкәмнәрне ташларга һәм төнгә кабат шундый ук "капкын" калдырырга кирәк. Бу ысул бик нәтиҗәле - ул тиз арада, агулар кулланмыйча әкәм-төкәмнәрне юк итәргә мөмкинлек бирә.

2. Әкәм-төкәмнәр кәбестәне сырып алган очракта суны 40-45 градуска җылытырга һәм кәбестә күчәненә сибәргә кирәк. Игътибар! Суның температурасы 45 градустан артык булмаска тиеш! Кәбестә күчәне бу температураны күтәрә, ә әкәм-төкәмнәр үлә.

3. Үсемлекләргә төнәтмә сибү. (Пешкән җиләккә сибәргә ярамый, чөнки тәме сеңәчәк, кәбестә, чөгендер һ.б. үсентеләргә сибәр өчен). Төнәтмәләр түбәндәге составта була ала:
200 грамм сарымсакны 10 литр суда бер көн төнәтергә;
50 г горчицаны 300 мл суда бер сәгать төнәтергә һәм су өстәргә.
1 флакон зеленканы 10 литр суда төнәтергә.

4. Төнәтмәләрне грунтка да сибәргә була. Грунтка сибү өчен төнәтмәләр:

100 грамм горчицаны 10 литр суда 1 сәгать төнәтергә
1 кг әче борычны 10 литр суда 2 көн төнәтергә, 2-3 көннән кайнатып чыгарырга, тагын 2 көн тотарга
2 чәй кашыгы эри торган кофены 200 мл суда төнәтергә
4 аш кашыгы нашатырь спиртын 10 литр суда төнәтергә

5. Химик ысуллар. "Гроза", Мета" препаратлары, метальдегид

6. Профилактика. Территорияне чисталыкта тотарга кирәк. Шулай ук рәт араларына пычкы чүбе, көл, ком сибү дә файдалы - алар әкәм-төкәмнең тәненә ябыша һәм аларны юкка чыгара. Шулай ук әкәм-төкәмнәргә киртә дә ясарга була (әйтик, күршегездән кермәсен өчен). Пластик пластинкаларны җирдән 5 см биеклектә итеп тезеп чыксагыз, әкәм-төкәм аңа менә алмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100