Ифтар вакыты җиткәндә юлда булсаң, су да булмаса, нишләргә?
Ифтар вакыты кергәндә, ураза тотучы юлда булырга мөмкин.
Сорауга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде. - Ураза тотучы юлда булып, су булмаган вакытта, уразаның вакыты чыгу белән ураза тотучының авызы ачылган була. Суны очратканнан соң, ул аны йотып җибәрә, шуның белән эчкән була.