Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идән астына җилләтү җайланмаларын ничек урнаштырырга?

Әлеге сорауга "Туры элемтә" кысаларында балта остасы Алмаз Әхмәтханов җавап бирә.

news_top_970_100
Идән астына җилләтү җайланмаларын ничек урнаштырырга?
- Узган ел йорт салып чыктык, анда зур подвал эшләттек. Яшелчәләрне шунда урнаштырабыз, аерым базыбыз юк. Башта барысы да яхшы иде, хәзер подвал дымлы булып тора. Вентиляциядә урнаштырып карадык, файдасы юк. Безгә хәзер нәрсә эшләргә? (Гөлназ, Арча).

- Яшелчәләрне саклау өчен баз эшләсәгез, күпкә отышлырак булачак. Кайберәүләр подвал эшләтә, ләкин аның мәшәкате шактый күп. Аның өчен коры урын кирәк, тик җир асты һәрвакыт дымлы булып тора. Шуңа күрә анда вентиляция һәм җылыту җайланмалары булырга тиеш, ә бу артык чыгымнар таләп итә. Иң беренче чиратта һава әйләнешен җайга салу бик мөһим, бу эштә тәҗрибәле осталарга мөрәҗәгать итегез. Яхшы вентиляция системасы - һава циркуляциясенең өзлексез циклын тәэмин итә торган система, шуңа күрә аны планлаштыруга тотынганчы, кайбер киңәшләрне карап узарга кирәк. Торбалар сайлаганда аеруча игътибарлы булыгыз. Яшелчә, җиләк-җимешләр саклана торган урыннарда төрле диаметрлы торбалар сайлау тискәре йогынты ясаячак. Сездә төп гаеп вентиляциядә түгел микән? Бу очракта подвалның кайсы җире дымлануын белергә кирәк. Әгәрдә барысы да вентиляциядән торса, аның түшәме һәм диварлары дымлана. Бу очракта идәне коры кала. Шуңа күрә вентиляцияне тикшерергә кирәк, ул тыгылган булырга мөмкин. Һәркемгә дә киңәшем шул: вентиляцияне берне генә куярга кирәкми, бигрәк тә подвалларга. Аны ике почмакка куярга кирәк. Берсен подвал идәненнән 10 см өскә, икенчесен түшәменнән 10 см астарак урнаштырырга тырышыгыз. Җилләтү җайланмаларын бер-берсе белән янәшә урнаштырмагыз. Кечкенә корылмаларда вентиляцион система өчен пластик канализация торбалары сайларга була. Иң ышанычлы һәм күп чыгымнар таләп итми торган вариант. Нинди генә подвал булмасын, аны даими рәвештә тикшерергә, бинада дымлылыкны күзәтеп торырга кирәк. Даими рәвештә җилләтү дә таләп ителә. Белгечләр киңәше буенча, подвалга тоз яки известь салынган савытлар урнаштыру яхшы, алар дымны яхшы йота һәм бинаны дезинфекциялиләр. Дренаж эшләнмәгән булса, дымлылык грунт суларыннан да була ала. Ул очракта тыштан казып, махсус катнашмалар ярдәмендә дренажны эшләп куегыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100