Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң радиацияле смартфоннар исемлеге

Иң радиацияле смартфоннар исемлеге

news_top_970_100
Иң радиацияле смартфоннар исемлеге
Сөйләшкәндә, иң югары нурланышны Xiaomi һәм Apple смартфоннары, ә иң азын Samsung һәм ZTE смартфоннары бирә. Statista аналитика агентлыгы белгечләре, тикшерү үткәргәч, шундый фикергә килгән, дип яза "Российская газета".

Күпләр 24 сәгать буе смартфонга терәлеп диярлек йөри. Шуны аңлаган хәлдә дә кешеләр смартфоннан нурланыш булырга мөмкин булуын белә, дип яза агентлык.

"Смартфоннан килгән нурланышның кеше организмына тәэсире турында җитди тикшерү әлегә үткәрелмәгән, әмма үзен күпмедер дәрәҗәдә саклыйсы килгәннәр өчен түбәндәге инфографиканы тәкъдим итәбез, ул иң югары нурланыш бирүче смартфоннар исемлеге", - диелә хәбәрдә. 



Рейтингны төзүче экспертлар Германия федератив республикасының радиациядән саклану федераль ведомствосы мәгълүматларына таянып эш иткән. Бу ведомство смартфоннар һәм аларның нурланышы дәрәҗәсе турында мәгълүмат туплап бара. Шул мәгълүматларга нигезләнгән очракта, иң көчле нурланышны Кытайның Xiaomi Mi A1 смартфоны бирүен аңлап була. Икенче урында Кытайның OnePlus 5T аппараты. Бөтен исемлек шушы ике компания җитештергән смартфоннардан тора дияргә була, әмма iPhone 7 һәм iPhone 8 аппаратлары да очрый. 

Компания шулай ук иң куркынычсыз смартфоннарны да билгеләгән. Алар, сөйләшкән вакытта, аз нурланыш бирә. Иң куркынычсыз аппарат дип Samsung Galaxy Note8 табылган. Калган исемлекне инфографикадан карагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100