Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң күп пенсияне кайсы төбәктә түлиләр?

Иң күп пенсияне кайсы төбәктә түлиләр?

news_top_970_100
Иң күп пенсияне кайсы төбәктә түлиләр?

Россия Пенсия фонды иң күп һәм иң аз пенсия ала торган төбәкләрне атады. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

1 июльгә мәгълүматлар буенча, беренче урында — Чукотка автономияле округы — 25 173 сум. Алдынгылар бишлегендә Ненец автономияле округы — 22 050 сум, Магадан өлкәсе 21 508 сум, Камчатка өлкәсе — 21 342 сум, Ямал-Ненец автономияле округы — 21 008 сум.

Иң аз пенсия Кабардино-Балкариядә - 11 413 сум, Дагыстанда — 11 653 сум, Калмыкиядә — 12 137 сум.

«Российская газета» сайтына Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, түләүләр үлчәме хезмәт стажына, хезмәт хакына, пенсионерның яшенә, гаилә әгъзаларына бәйле.

Россиядә уртача пенсия 14144 сум тәшил итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның пенсиясе артачак. 1 гыйнвардан уртача иминият пенсиясе 1000 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100