Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң файдалы ипи нинди?

Иң файдалы ипи нинди?

news_top_970_100
Иң файдалы ипи нинди?
Табиб-диетолог Елена Соломатина "Вечерняя Москва" газетасына биргән әңгәмәсендә кеше организмы өчен иң файдалы булган ипине атаган. Бу хакта РИА Новости яза. 

Белгеч беренче урынга арыш ипиен куйган. "Әмма еш кына төргәгенә зур хәрефләр белән "Арыш ипие" дип язылса да, составында арыш оны булмый яки бик аз күләмдә генә була. Моңа бик ышанырга кирәкми. Җитештерүчеләр бодай оны һәм буяу куллана", - дигән Соломатина. 

Ипи пешергәндә кулланылган он югары сортлы булмаса яхшырак. Ә ярдырылган, икенче сортлы яки арыш оны булса әйбәтрәк була. 

Диетолог сүзләренчә, ипи сайлаганда иң беренче аның составын карарга кирәк. Ул никадәр гадирәк булса, шулкадәр яхшырак. Иң яхшысы - он, су һәм тоздан пешерелгән ипи. Елена Соломатина көнчыгыш якларда пешерелә торган ләвәш, лепешка һәм урта диңгез питасын мисалга китерде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100