Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Глаукома авыруының симптомнары нинди?

Глаукома – бөтен дөнья буенча шактый киң таралган авыру.

news_top_970_100
Глаукома авыруының симптомнары нинди?
2020 елга әлеге чир белән авыручылар саны 76 миллионга җитәчәк дип фаразлана. Ә 2013 елда мондый авырулар 74,3 млн булган.

Глаукома күз авыруларының күп төрен үз эченә ала. Бу авырулар вакытында күзнең эчке басымы вакыт-вакыт күтәрелә. Нәтиҗәдә күз күреме дефектлары барлыкка килә, күз күреме начарлана, күрү нервы көчсезләнә яки үлә. Бу чир кешене сукырайтырга да мөмкин.

Глаукома тумыштан була һәм олы яшьтә барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук ачык почмаклы һәм ябык почмаклы глаукома була.

Бигрәк тә 40 яшьтән узганнан соң күз күременә игътибарны арттырыга кирәк. Күзнең эчке басымын даими тикшереп тормаган очракта, глаукома күз күреме шактый начарлангач кына беленә.

Нәрсә сагайтырга тиеш соң? Иң беренче чиратта шуңа игътибар итегез – глаукома әни ягыннан күчә торган нәселдәнлек авыруы. Әгәр нәселегездә кем дә булса хроник глаукомадан интеккән икән, сезгә даими рәвештә күзегезне тикшертеп торырга кирәк.

Ачык почмаклы глаукома булганда, периферик (ян-якны күрү) күремнең үткенлеге кими. Бу билгене игътибарсыз калдырырга ярамый.

Ябык почмаклы глаукоманың симптомнары көтмәгәндә һәм бик тиз барлыкка килә.

Күзнең кызарып торуы;

Күздә көчле авырту;

Күз күреме начарлану;

Ут тирәсендәге томанлы боҗралар;

Күз карасы киңәю;

Күңел болгану, косу, баш әйләнү.

Әлеге билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәламәтлеккә салкын караш күз күременең начарлануына яки сукыраюга китерергә мөмкин.

Офтальмологка даими күренеп тору гаиләнең һәр әгъзасы өчен дә мәҗбүри. Бу күздәге тайпылышларны ачыкларга ярдәм итә.

40 яшьтән соң ел саен күзнең эчке басымын тикшертеп торыгыз. Бу процедура авыртусыз уза. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100