Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәр ябыктыра торган ризыкны ачыклаган

Көньяк Корея галимнәре кара дөгенең симерүгә каршы чара икәнлеген ачыклаган. Бу хакта Food News порталына сылтама белән РИА Новости яза.

news_top_970_100
Галимнәр ябыктыра торган ризыкны ачыклаган
Көньяк Корея галимнәре башта лабораториядәге тычканнарны симерткән. Аннары аларга шыта башлаган кара дөге ашатканнар.

Бөртеклеләр бавырда липидлар (май) туплануына чик куя һәм кандагы холестерин күләмен киметә. Шулай итеп, кара дөге югары калорияле ризыкның тискәре йогынтысын киметә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. 

Галимнәр фикеренчә, гадәти дөгегә караганда карасында антиокидантлар, аксымнар, клетчатка күбрәк, ә шикәр азрак. Моннан тыш кара дөгенең гликемик индексы азрак (агында 64, карасында - 42,3). Гликемик индекс - ризыктагы углеводларның кандагы шикәр күләменә бәйләнеше. Шулай итеп, кара дөге диетик продукт дип табылган. Ул ачлык хисен баса һәм симертми дә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100