Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фитнес-беләзекләрнең файдасы һәм зыяны нидә?

Сорауга Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов җавап бирә.

news_top_970_100
Фитнес-беләзекләрнең файдасы һәм зыяны нидә?

- Кан басымын, пульс, йөрәк кыскаруларын үлчи торган махсус җайланмалар – фитнес беләзекләрнең зыянын күрмим. Аларны инструкциядә язылганча кулланырга кирәк. Пациент шул рәвешле үз халәтен контрольдә тота һәм аңа тиешле диагнозны куярга ярдәм итә. Хәзер һәр өйдә кан басымын үлчи торган җайланмалар бар. Хроник чирле кешеләр аны үзе белән юлга да ала. Бу бит - үзвакытында ярдәм күрсәтү дигән сүз.

Фитнес-беләзекләрне мода итеп кенә кабул итәргә кирәкми. Әгәр кеше аны тага икән, физик йөкләнешләрне, күпме калория яндыруын исәпкә ала дигән сүз. Мондый кеше үз сәламәтлегенә битараф түгел. Мондый төр сәгатьләр яшьләр арасында аеруча да популяр, бу - куанычлы хәл. Ә алар ни дәрәҗәдә дөрес эшли, монысы - икенче мәсьәлә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100