Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирга җылы бирмәсләр, кемгә шалтыратырга?

Татарстанда кайнар элемтә эшли башлады.

news_top_970_100
Фатирга җылы бирмәсләр, кемгә шалтыратырга?
Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә телефонына шалтыратып, җылылык җибәрү проблемалары турында сөйләп, гариза калдыра ала. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
  • Кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10. 
Бу каналга мөрәҗәгать итеп, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар кабул итүне таләп итеп булачак. Ягып җылыту сезоны биш көн дәвамында тәүлек буенча уртача температура 8 градус яки түбәнрәк булган очракта башланырга тиеш, диелгән ведомство хәбәрендә. Гражданнар гариза язган очракта җылылык иртәрәк тә бирелергә мөмкин.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Татарстанның Актаныш, Апас, Мамадыш һәм Мөслим районнары социаль учреждениеләргә җылылык җибәрде.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100