Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатир хуҗалары өчен тагын нинди яңа штраф кертәләр?

Газ счетчигы куюдан баш тарту штрафка китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Фатир хуҗалары өчен тагын нинди яңа штраф кертәләр?

Энергетика буенча комитет башлыгы Павел Завальный Дәүләт Думасына яңа тәкъдим кертте. Ул Административ кодекска төзәтмәләр кертергә кирәк дип саный. Газ счетчигы куюдан баш тарткан кулланучыларга штраф салырга тәкъдим ителә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шулай итеп, компанияләр өстеннән, аерым алганда «Газпром»нан, җаваплылык төшә.

Депутат искә төшергәнчә, кулланучылар 2012 елга кадәр газ счетчиклары куярга тиеш иде. Әгәр счетчик булмаса, җаваплылык газ белән тәэмин итүче оешмага билгеләнә иде. 

Әлеге вакыт эчендә 1,2 миллион счетчик куелмаган. Компанияләр 800 мең счетчик урнаштырган. Калганнары куелмаган. «Кулланучы счетчик куярга мөмкинлек бирмәгән», дип аңлаткан депутат. Счетчиклар кую вакытын «Газпром» өчен ике тапкыр озайтканнар. Ләкин ситуация үзгәрмәгән.

Шул ук вакытта ил Хөкүмәте газ счетчиклары буенча социаль хисаплау оештырырга йөкләмә биргән. Завальный фикеренчә, болай эшләү «түләмәүләр системасы проблемасын, аеруча Кавказ буенча, чишәргә ярдәм итәчәк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100