Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елга-күлләрдә су коенганда нинди чирләр эләгергә мөмкин?

Елга-күлләрдә су коенганда нинди чирләр эләгергә мөмкин?

news_top_970_100
Елга-күлләрдә су коенганда нинди чирләр эләгергә мөмкин?
Җәй көне Россиядәге күп кенә сулыклар бактерияләр һәм вируслар белән мыжлап тора. Нинди авырулардан куркырга кирәк һәм чир йоктырудан котылып буламы? Лайф шул хакта яза.

Табиблар әйтүенчә, җәйге сезонда ашказаны-эчәк авыруларының күп очрагы су белән бәйле. Аларның кайберләре косу һәм диарея куркынычы гына тудырып калмый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Белгечләр сулыкларга йоктырырга мөмкин булган куркыныч авырулар турында сөйләде.

Дизентерия. Дизентерия китереп чыгара торган шигелл бактериясе төче сулыкларда яши. Су белән кеше организмына үтеп кереп, ул эчәклектә тарала һәм лайланы тышчаны “ашый” торган токсиннар бүлеп чыгара. Дизентерия бик йогышлы һәм ул башланса, карантин кертелә. 

А гепатиты. Табиблар әйтүенчә, гепатитның бу төре киң таралган, ул бик куркыныч һәм суда да озак саклана. Авыру йоктыруның төп сәбәбе – эчә торган һәм техник су белән бәйле проблемалар, шулай ук гигиена кагыйдәләрен һәм санитария нормаларын үтәмәү. А гепатитының беренче билгеләре – бизгәк, бик нык хәлсезләнү, күңел болгану, эч авырту. Авыру аркасында гомуми интоксикация бик тиз барлыкка килә, бавыр зарарлана, сары төшә.

Аденовируслы инфекция. Гаять куркыныч вирус. Суда бик җиңел тарала һәм кеше организмына су коенганда яки кайнатылмаган су эчкәндә эләгә. Еш кына бу чир иске суүткәргечкә вак кына ярыклар аркылы ага торган сулардан эләгә. Аденовирус йоткылыкны, күзләрне һәм ашказанын зарарлый. Бронхит һәм пневмония китереп чыгарырга мөмкин.

Эчәк таякчыгы. Кеше организмына эләгеп, бу бактерияләр куркыныч токсиннар тарата. Моны балалар аеруча авыр кичерә. Эчәк таякчыгы бактериясе сулыкта яки суүткәргечләргә берничә атнага кадәр саклана ала. Ул суны кайнатканда гына үлә.

Корсак тифы, паратиф, сальмонеллёз. Бу инфекцияләрне төрле төрдәге сальмонеллар китереп чыгара. Елга суына эләккәч, бу бактерияләр анда алты айга кадәр яши ала. Аларга корылык та, салкын да куркыныч түгел. Сальмонеллардан бары тик суны кайнатып кына яки суны хлорлап кына котылып була. Чир йоктыруның беренче билгеләре: көчле интоксикация, эчәклек эшчәнлеге бозылу, температура һәм тимгелләр чыгу.

Ротавирус. Аны еш кына эчәк гриппы дип тә атыйлар. Авыруның билгеләре гриппны хәтерләтә. Ротавирус су аркылы гына түгел, ә ризык һәм сулыш аша да күчә. Ул суда һәм сөт ризыкларында айлар буена яши, хәтта суыткычта саклана торганнарында да. Ротавирус белән зарарланган да иң мөһиме – күбрәк су эчәргә кирәк. организм сусызланмаска тиеш.

Сероз менингит. Ул куркыныч авыруларның берсе. Ул баш мие тышчасын ялкынсындыра һәм бу еш кына үлем белән тәмамлана. Әлеге чир пычрак сулыкларда коенган вакытта эләгә. Һәм еш кына балаларны зарарлый. Билгеләре – баш авырту, күңел болгану, эсселек. Дәваламаган очракта инфекция баш миенә бик тиз барып җитә һәм көчле ялкынсыну китереп чыгара.

Бабасыр һәм суалчаннар. Организмга тире аша эләгеп көчле бизгәк, мускулларда авырту һәм тимгелләр китереп чыгара. Кайнамаган су эчү яки куркыныч урыннарда су керү аскаридлар һәм острицалар белән зарарларга мөмкин.

Чир йоктырудан ничек сакланырга? 

Краннан килә торган зарарланган суны эчкәндә, су коенганда, кул юганда һәм бакчага су сипкәндә дә чир йогарга мөмкин. Инфекция йоктыру куркыныч гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәп киметергә була. Эчә торган һәм савыт-саба юа торган суны кайнатырга яки фильтр аша уздырырга кирәк. Табиблар тикшерү узмаган сулыкларда коенмаска киңәш итә. Ә табигатькә чыккач бары тик шешәдәге суны гына кулланырга ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100