Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егетең сине яратамы икәнен ничек аңларга?

Ир белән хатын, кыз белән егет мөнәсәбәтләре турында күпме шигырь, күпме әсәр язылган. Шулай да кешеләр ярату серенә төшенеп беткәннәр диеп буламы икән?!

news_top_970_100
Егетең сине яратамы икәнен ничек аңларга?

Егет белән кыз, ир белән хатын мөнәсәбәтләре серле бер йомгак инде. Гасырлар буена кешеләр бер-берсен ярата, күрә алмый, кавыша һәм аерылыша. Балалар туа, тормыш дәвам итә. Егете я ире үзен яратамы-юкмы икәнен аңларга тырышып утырган хатын-кызларга берничә киңәш «Психология» журналында чыкты.

1. Ул һәрвакыт синең белән булырга тели. Эше күп булса да, бушаган һәр минутын синең белән уздырырга тырыша. 

2. Син көнең ничек узуы турында кызыксына. Борчу-кайгыларны сораштыра.

3. Сиңа ышана. Хыянәт турында шикләнми, телефоныңны актармый.

4. Сиңа ярдәм итә. Интернетны, телефонны көйли, урыннан торырга ярдәм итә, аптекага барып килергә әзер.

5. Синең фикерләреңне тыңлый, синең карашларыңны хөрмәт итә. Аның фикеренә капма-каршы булса да кабул итә.

6. Якынаерга тырыша. Якынаю дигәндә секс кына күз алдында тотылмый. Ул иңнәреңә кулын куя, орынып торырга тели.

7. Ул сиңа карап кына тора. Күз карашлары белән хисләрен аңлата.

8. Узган вакыйгалар турында сөйләшергә ярата. Бергә булган кызыклы хәлләрне искә ала.

9. Ул сине яклый. Кем дә булса сине тәнкыйтьләсә, синең турыңда яхшы сүз әйтә.

10. Сиңа аның белән рәхәт. Сине яклаган егет синең үзбәяңне дә арттыра. Син үзеңне яхшырак хис итә башлыйсың.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100