Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эчкечеләр белән торган кешеләр дә эчкече санала һәм аларга куркыныч яный

Эчкечеләр белән торган кешеләр дә эчкече санала һәм аларга куркыныч яный

news_top_970_100
Эчкечеләр белән торган кешеләр дә эчкече санала һәм аларга куркыныч яный

Алкогольле эчемлекләр кулланучылар янында яшәүче эчми торган кешеләргә дә куркыныч яный. Мюнхендагы терапевтик тикшеренүләр институты галимнәре шул хакта кисәтә. Бу турыда Die Welt басмасына сылтама белән «Известия» сайты хәбәр итте.

Эчми торган кешеләр дә, «пассив тәмәке тартучылар» кебек үк, «пассив алкоголиклар»дан зыян күрә. Мәсәлән, исерек машина йөртүчеләр авария китереп чыгара. Шул вакытта кешеләр дә һәлак була. Исерек кешеләр көчләү гамәлләрен дә ешрак кыла.

Эчә торган аналардан авыру балалар туа. 2014 елда Германиядә 12 меңнән артык бала феталь алкоголь синдромы белән дөньяга килгән. Аларның йөзендә деффектлар була, хәтере начар, үсештә кимчелекләр килеп чыга.

Җәмгыятьтә «пассив эчкечелек» зыяны бәяләп бетерелми, дип аңлаткан галимнәрнең берсе Людвиг Краус.

«Дөньякүләм масштабта алганда, алкогольне чамадан тыш куллану — үлем очраклары һәм сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгу ешлыгы буенча дүртенче урында тора. Аерым алганда, эчкечелек онкология авырулары килеп чыгу ихтималын да арттыра», диелгән бу хәбәрдә.

23 мартта Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова илдә хезмәткә яраклы яшьтәге ир-атларның 70 проценты эчкечелек проблемасы аркасында үлүен сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100