Эчәклектә суалчаннар булуның нинди симптомнары бар?

8 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Паразитлар артта калган илләрдә яшәүчеләрдә генә очрый дип уйласагыз, ялгышасыз. Фәнгә кеше тәнендә яшәүче 250 паразит билгеле. Алар төрле тормыш шартларында яшәүче кешеләрдә дә була.

Кеше үзендә паразитлар бар икәнен ничек белә ала?

1. Эч кату. Эчәктәге суалчаннар күп булса, алар эшкәртелгән ризыкның йөрүен тоткарлый ала.

2. Диарея. Суалчаннардан чыккан матдәләр эчәккә бүленеп чыга һәм кешенең эче китә.

3. Метеоризм. Паразитлар эчәкнең ялкынсынуына китерә. Авыр эшкәртелә торган ризык - яшелчә ашаганнан соң газ җыелса, бу паразитлар булуын күрсәтергә мөмкин.

4. Ярсыган ашказаны синдромы. Паразитлар каты тәрәт барлыкка килү һәм тәрәттә май булуга китерергә мөмкин.

5. Буыннар сызлау. Паразитлар организм буенча йөрергә һәм мускулларга керергә мөмкин. Моны кайчак артрит белән бутыйлар. 

6. Аллергия. Суалчаннар эчәкне зарарлый, нәтиҗәдә эшкәртелмәгән ризык канга эләгеп, организмда аллергик реакция китереп чыгара.

7. Анемия. Кайбер паразитлар эчәк стеналарына ябышып, "хуҗасының" файдалы матдәләрен суыра. Нәтиҗәдә, канда тимер күләме кими. 

8. Тән тиресендә экзема, таплар барлыкка килә.

9. Гранулемнар. Эчәк, үпкә, бавыр һәм аналыкта барлыкка килгән ялкынсыну урыннары. 

10. Көйсезлек. Суалчаннар нервларны ярсыта. Шул сәбәпле, сәбәпсез нервлану һәм көйсезлек барлыкка килә.

11. Йокысызлык. Әгәр сез төнге 2-3 тирәсендә даими рәвештә уянасыз икән, кичекмәстән организмны тикшертергә кирәк. Нәкъ шушы сәгатьләрдә бавыр актив эшли һәм организм суалчаннар чыгарган агулы матдәләрдән котылмакчы булып актив эшли башлый. Нәтиҗәдә, ял итәргә тиешле организм уяна.

12. Төнлә йоклаганда тешләрне шыгырдату - бруксизмның сәбәбе дә суалчаннар булырга мөмкин. Паразитлар организмны ярсыта, кеше моңа шул рәвештә "җавап бирә".

13. Тиз ару. Паразитлары булган кеше тиз арый, аның хәтере начарая. 

14. Сулыш юллары ялкынсыну. Суалчаннар, организм буйлап йөреп, сулыш юлларына да үтеп керә. Йөткерү, югары температура, томау - паразитлар булуның сәбәбе булырга мөмкин. Пневмонияне аскаридоз яки стронгилоидоз китереп чыгара ала. Астма еш кына аскаридоздан килеп чыга.

15. Гел ашыйсы килү, әмма авырлык җыймау.

16. Авыздагы тәмсез тәм һәм начар ис. 

Паразитларны йоктырмас өчен нишләргә?

Иң гади ысул - шәхси гигиена кагыйдәләре. Кулны даими рәвештә сабынлап юу гына да паразитлар йогу куркынычын бик күп тапкырга киметә.

Организмда паразитлар - суалчаннар бармы икәнен ничек белергә?

Иң гади ысул - тәрәт анализы. Дөрес бу ысул бөтен паразитларны да ачыкламый, әмма иң беренче чиратта шушыны эшләргә була. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла