Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуңгыз елын каршылаганда Яңа ел өстәлендә булырга тиешле 12 ризык

Кабан (дуңгыз) елын мул өстәл белән каршыларга кирәк. Сары кабанга экономия сүзе ошамый. Шуңа күрә Яңа ел өстәлендә 12 төрле ризык булырга тиеш. Якынча меню болайрак:

news_top_970_100
Дуңгыз елын каршылаганда Яңа ел өстәлендә булырга тиешле 12 ризык

- Кара җимеш, алма яки әфлисун белән пешерелгән каз яки тавык;

- Пилмән;

- Томалап пешергән, кыздырган ит яки шашлык;

- Балык;

- Гарнирга яшелчә – бәрәңге боткасы, фри бәрәңгесе;

- Төрле салатлар;

- Сыр, колбаса, яшелчә тезелгән тәлинкәләр;

- Холодец;

- Бутербродлар;

- Җиләк-җимеш;

- Торт, желе, пирожное, кәнфитләр;

- Чикләвек.

Ризыкларны ел символы – дуңгыз формасында ясарга да була, аңа киләсе ел хуҗасы шат кына булачак.

Дуңгыз нәрсә яратмый?

Омар, кысла кебек диңгез ризыкларын куймау хәерле, юкса башланган эшләрегезнең очы-кырые күренмәс.

Дуңгыздан эшләнгән колбаса һәм башка ризыклар алудан да тыелып торыгыз.

Ярымфабрикат һәм фаст-фуд та яратмый дуңгыз.

Шулай ук исерткеч эчемлекләр белән дә “дуңгыз булганчы” мавыгырга тырышмагыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100