Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуңгыз елы табынында нинди ризыклар булырга тиеш?

Яңа 2019 елны каршылаганда бәйрәм табынында нинди ризыклар булырга тиеш? Йортка уңыш һәм бәрәкәт килсен өчен бу елны ничек каршыларга?

news_top_970_100
Дуңгыз елы табынында нинди ризыклар булырга тиеш?

Ризыклар төрле булырга тиеш, табынга җиләк-җимешләр, конфетлар куярга кирәк.

Сары төстәге Җир Дуңгызы бәйрәм табынының мул, төрле ризыклы булуын ярата: теләсә нинди ит (дуңгыз итеннән башка), балык, балык ризыклары, кузаклылыр, төрле салатлар, үзенчәлекле десертлар әзерләргә була. Өстәлдә бик күп җиләк-җимешләр булырга тиеш: ананас, цитруслылар, киви, шулай чикләвек һәм бал. Салатларның төп ингредиенты итеп гөмбә сайлагыз.

Яңа ел табынына ботка кую мәҗбүри. Бу бәйрәм ризыгы булмаса да, дуңгызлар аны бик ярата. Сары Җир Дуңгызын пешкән итсез һәм камыр ризыкларсыз да калдырырга ярамый.

Шулай ук бәйрәм табынының ничек корылуы да мөһим. Анда һичшикесез бәйрәм эскәтере, яңа, якты савыт-саба, купшы салфеткалар, шәмнәр, дуңгыз сыны булырга тиеш.

Сары төстәге Җир Дуңгызы күп төрле салатларга “шат булачак". Бу гади “Шуба”, “Оливье”, “Винегрет” яисә бөтенләй яңа, чикләвекләр һәм кузаклылар өстәлгән салат та булырга мөмкин. Дуңгыз бәрәңге ярата, шуңа күрә аны төрлечә әзерләргә ярый. Яңа ел табынында конфетлар, зефир, торт һәм приожный кебек десертлар булырга тиеш. Барлык ризыкларны да бәйрәмчә бизәргә кирәк.

2019 елны каршылаганда табында нәрсәләр булмаска тиеш?

2019 елны каршылаганда бәйрәм өстәлендә сало, ветчина, колбаса, паштет, гомумән дуңгыз ите булган ризыклар булмаска тиеш. Сары Җир Дуңгызы талымсыз, бөтен ризкны да ашый, өстәлдә үрдәк һәм куян итен булса яхшы.

Аларны да бәйрәмчә, йомырка сарысы, цитрус телемнәре белән бизәргә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100