Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуңгыз бүләге:: Яңа ел алдыннан "планеталар парады" һәм метеорит яңгыры көтелә

Дуңгыз бүләге:: Яңа ел алдыннан "планеталар парады" һәм метеорит яңгыры көтелә

news_top_970_100
Дуңгыз бүләге:: Яңа ел алдыннан "планеталар парады" һәм метеорит яңгыры көтелә

Декабрь азагында, төгәлрәге 29 декабрь төнендә "планеталар парады" дип аталган астрономик күренеш күзәтеләчәк. Ай, Венера, Юпитер һәм Меркурий бер линиядә була һәм шушы күренеш бер атна дәвам итәчәк. "Парадны" көньяк-көнчыгыш юнәлештә күзәтергә мөмкин булачак. Бу хакта Мәскәү планетариясе хәбәр итә. 

Юпитердан көньяктарак кызыл Антарес йолдызы, ә Венера өстендә бик якты Арктур йолдызы булачак һәм бу барысы да бик матур күренеш тәшкил итәчәк, ди астрономнар. Бу күренеш 4 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Планеталар парадына бәйле хорафатлар һәм ышанулар да бар. Планеталар парады - астрономик күренеш, ул планеталарның бер яктан күренүен аңлата. Бу чагыштырмача сирәк очрый торган хәл. 

Моннан тыш, 28 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр Квадрантида метеор ташкыны Җир шарына якынлаша, шул сәбәпле, "йолдыз атылуын" күзәтергә мөмкин булачак. Волопас (Үгез көтүчесе) йолдызлыгыннан - горизонтның көнчыгышыннан -  "атылган йолдызларны" төнге унбердән иртәнгә кадәр карап булачак. Иң күп йолдыз атылу 3-4 гыйнвар көннәрендә көтелә, бу көннәрдә сәгатенә 120 метеор атылуы мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100