Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Медведев мәктәптә чиреккә ничә икеле алып укыган?

Дмитрий Медведев мәктәптә чиреккә ничә икеле алып укыган?

news_top_970_100
Дмитрий Медведев мәктәптә чиреккә ничә икеле алып укыган?
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев мәктәпкә икеле билгеләре алганы турында үзе сөйләгән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Проектория" бөтенроссия ачык дәресендә катнашучы укучылар Медведевтан мәктәптә ничек укыганын сораган. Шуңа җавап итеп, Премьер-министр унынчы сыйныфта икелеләр алуын әйткән. Бу икеле билгесен чиреккә чыгарганнар. Ләкин Дмитрий Медведев билгене соңыннан төзәткән.

"Әлбәттә, минем дә икелеләрем булды. Серне ачам инде, әле беркайчан да сөйләгәнем юк иде. 10 сыйныфта, ул вакытта мәктәптә барысы ун сыйныф иде, бер предметтан (нинди икәнен әйтмим) чиреккә икеле чыкты", - дип сөйләгән Медведев.

"Ләкин иң мөһиме - чирек азагында бөтен көчеңне җыеп һәм дөрес итеп тәмамларга кирәк. Мин мәктәпне тәмамлаганда, минем икеле түгел, өчлем дә булмады - бөтенесен чистартып бетердем", - дигән Премьер.

Дмитрий Медведев фикеренчә, "бишле белән икеле аермасын аңлар өчен, икеле дә булырга тиеш".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100