Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диклофенак даруы cәламәтлеккә ни кадәр зыянлы?

Диклофенак үлем куркынычын 50% күбәйтә, дигән белгечләр.

news_top_970_100
Диклофенак даруы cәламәтлеккә ни кадәр зыянлы?

British Medical Journal медицина журналы, Дания галимнәренә сылтама белән, диклофенак даруының зыяны турында язган. Бу хәбәрне РИА Новости агентлыгы таратты. Хәбәрдән аңлашылганча, Россиядә киң кулланылышта булган бу препарат үлемгә китерә торган авырулар санын 50% күбәйтә, дип раслаган галимнәр. 

Тикшерүдә 46 яшьтән 49 яшькә кадәр 6,3 млн данияле катнашкан. Аларны йөрәк авырулары килеп чыгу куркынычы буенча өч төркемгә бүлеп тикшергәннәр.

Белгечләр диклофенак куллану белән аритмия, ишемик инсульт, йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге һәм инфаркт килеп чыгу куркынычын тыгыз бәйләнештә булуын ачыклаганнар. Өзлегүләр дару куллануның 30нчы көненнән соң күзәтелгән. Даруны аз микъдарда кулланучыларда да куркыныч авырулар килеп чыгу ихтималы көчәйгән.

Авыртуны баса торган диклофенак даруын кулланучыларда, ибупрофен һәм напроксен кулланучылар белән чагыштырганда, уртача бер тапкырга күбрәк йөрәк өянәге күзәтелгән. Диклофенак ярдәмендә авыртуны басучылар, шул ук максаттан парацетамол кулланучылар белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк йөрәк авыруларыннан интеккән.

Диклофенак - ялкынсынуга каршы кулланыла торган стероидлы булмаган препарат. Гомер өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә керә. Россиядә диклофенак рецептсыз сатыла, дип кисәтә РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100