Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диеталарсыз һәм күнегүләрсез ничек ябыгырга?

Medicalxpress сайты төгәл режим махсус диеталарсыз да ябыгырга мөмкинлек бирә дип яза.

news_top_970_100
Диеталарсыз һәм күнегүләрсез ничек ябыгырга?
Гарвардның Медицина мәктәбе галимнәре эксперимент уздырган. Ябыгырга теләүче кешеләр ай буе лабораториядә яши, анда ишекләр һәм тәрәзәләр булмый, шул сәбәпле, тәүлекнең кайсы вакыты икәнен белү мөмкин булмый. Экспериментны уздыручылар йокы вакытын үзгәртеп тора. 

Кеше организмыны режим сакланганда майларны күбрәк "яндыра" икәне ачыклана. Бу хәтта ашау күләменә дә карамый. Биологик һәм чынлыктагы төн туры килгәндә, кешенең энергияне көчлерәк түгүе билгеле була. Тынычлык халәтендәге организм кичен (17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр) иртәнгә караганда 10 процентка күбрәк калория яндыра икәне билгеле булган. 

Шул рәвешчә, галимнәр режим саклауның ябыгу өчен дә кирәкле икәнен исбатлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100