Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дезодорант, савыт-саба - көн саен кулланыла торган кайсы әйберләр куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин?

Дезодорант, савыт-саба - көн саен кулланыла торган кайсы әйберләр куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин?

news_top_970_100
Дезодорант, савыт-саба - көн саен кулланыла торган кайсы әйберләр куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин?
Көнкүрештә кулланыла торган кайсыбер әйберләр куркыныч авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда "Медицинское обозрение" басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Белгечләр фикеренчә, көн саен кулланыла торган иң куркыныч әйбер - дезодорант. Аның составында парабен дигән матдә бар. Галимнәр бу матдәнең 100 процентка куркынычсыз булуын дәлилләмәгән әле. Кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар организмда туплану үзлегенә ия.

Шулай ук татуировкасы булган кешеләр дә куркыныч авыру белән авырырга мөмкин. Аларда меланома булуы ихтимал. Тату ясаганда кулланыла торган буягычларның составында кобальт һәм алюминий бар. Алар яман шеш килеп чыгуны 80 процентка арттыра.

Чәчен буярга яратучы хатын-кызлар күкрәк яман шеше белән авырырга мөмкин.

Тырнак буявының составы да куркыныч. Шуңа күрә аны да бу  әйберләр исемлегенә керткәннәр. Тырнак лагындагы химикатлар да бик токсик була.

Пластик һәм тефлон савыт-саба, йорт җиһазларында янгынга каршы матдәләр - болар барысы да организмга начар йогынты ясый. Кайсыбер очракларда куркыныч авырулар килеп чыгарга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100