Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Декабрьдә бензин бәясе күпмегә артачак?

Бер атна эчендә дизель 13 тиенгә арткан. Шулай ук алга таба ягулыкка бәя арту буенча фаразлар да барлыкка килде. 

news_top_970_100
Декабрьдә бензин бәясе күпмегә артачак?

2018 елның гыйнвар-ноябрь айлары нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә бер баррель өчен уртача бәя 70,92 доллар булган. Әлеге мәгълүмат Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган. Чагыштыру өчен узган елның шул ук вакыты өчен 52,17 доллар булган. Ягъни, нефть 36 процентка арткан. Ә узган ел бу күрсәткеч 26,6 процент булган, дип яза life.ru сайты. 

Автомобилистлар нефтькә бәя арту алга таба бензин кыйммәтләнүгә китерәчәк дип сагая. Мәскәү ягулык ассоциациясе мәгълүматлары буенча, бер атна эчендә башкалада дизельгә бәя 13 тиенгә арткан. Бу ике атна дәвамында шулай.

Аналитиклар фикеренчә, ягулык кризисы һаман да дәвам итә. 1 гыйнвардан НДС 18 проценттан 20 процентка күтәреләчәк. Шулай ук ел азагына кадәр бәяләр кимендә 3-5 процентка кадәр артырга мөмкин.

Бәйсез АЗСларга ягулыкка бәя күтәрергә рөхсәт бирү аркасында да бәяләр арта. Декабрьдә бәяләрнең 4-5 процент үсүе көтелә. АИ-92 бензины 42,72 сумнан 45 сумга, АИ-95 46,23 сумнан 49 сумга артырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100