Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Даруларсыз кан басымын төшереп буламы?

Табиб фикеренчә, дөрес туклану режимын саклау һәм физик күнегүләр ясау кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк.

news_top_970_100
Даруларсыз кан басымын төшереп буламы?

Мангейм Университет клиникасы директоры һәм гипертония немец лигасы рәисе Бернхард Крамер югары кан басымын табигый юл белән нейтральләштерергә мөмкин дип саный. Бу хакта, "Медикфорум" порталына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Тормыш рәвешен коррекцияләү гипертония белән көрәшергә ярдәм итә. Һәм авыру кабул итә торган дарулар санын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Хәтта атна дәвамында 150 минут җиңел күнегүләр ясау йөрәк өчен бик файдалы булачак.

Крамер билгеләп үткәнчә, күпчелек гипертоникларда артык авырлык бар, шуңа күрә ябыгу басымны төшерергә ярдәм итәчәк.Табиб шулай ук тоз кулланудан баш тартырга киңәш итте.

Крамер фикеренчә, гипертоникларга бик күп яшелчә, җиләк-җимеш, майсыз сөт продуктларын куллану һәм туклану рационын саклау файдалы. Рационга шулай ук чөгендер согы, сарымсак һәм боярышник кертергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100