Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Cимез булмас өчен нәрсә ашарга?

Cимез булмас өчен нәрсә ашарга?

news_top_970_100
Cимез булмас өчен нәрсә ашарга?
Япония галимнәре яңа ачыш ясаган. Дөгене күбрәк ашый торган өлкәләрдә симез кешеләр саны кимрәк икән. Бу турыда EurekAlert порталына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Галимнәр 136 илдә тикшеренүләр оештырган. Көненә 150 грамм дөге ашаучы кешеләр көненә 14 грамм гына дөге ашаучы кешеләргә караганда күпкә төзрәк икән.

Дөге - төп туклану ризыгы булган илләрдә симезлек дәрәҗәсе кимрәк булуы ачыкланган. Япония һәм гомумән Азия кухнясы шундыйлардан санала. Профессор Томоко Имаи көнбатыш илләре халыкларына да дөге белән тукланырга киңәш итә.

Экспертлар фикеренчә, дөгедә булган клетчатка, туклыклы матдәләр тамак тую хисен көчәйтә һәм кеше артыгын ашамый. Өстәвенә, дөгедә майлар да бик аз.

Ләкин шул ук вакытта дөгене күп ашау шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100