Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит кешенең нинди бурычлары бар икәнен ничек белергә?

Кайвакыт шулай була - кеше белән эш йөртергә кирәк, ул акчага да бәйле булырга мөмкин. Танышыгызның түләү сәләте бармы, муеныннан бурычка баткан кешеме икәнен ачыкларга кирәк булуы бар. Закон бозмыйча гына чит кешенең бурычларын ачыкларга мөмкинлек биргән сайтларның сылтамаларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чит кешенең нинди бурычлары бар икәнен ничек белергә?
Әгәр сез штрафларны вакытында түләмичә, аларны түләтү турында карар кабул ителгән икән, бурычларны суд приставлары сайтыннан карарга була. Исем-фамилияне, төбәкне һәм туган көнегезне күрсәтергә кирәк. Бу мәгълүматлар ачык - фамилия, исемне һәм туган көнне күрсәткән очракта, сез теләсә кемнең бурычларын ачыклый аласыз.


Автомобильнең номеры һәм техпаспорт номеры билгеле булганда, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны ЮХИДИ сайтыннан белергә була.


Шәхси эшмәкәрләр һәм физик затларның салым түләгәнме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат чит кешегә бирелми. (Искәрмә - суд карары кабул ителеп, приставларга бирелсә, ул мәгълүматны приставлар сайтыннан карап була). Ә менә танышыгыз берәр ООО хуҗасы булса, ул предприятиенең бурычлары хакында белергә мөмкин. Бер елдан артык салым түләмәгән оешма салым инспекциясенең реестрына эләгә. Мәгълүматны белү өчен төбәкне һәм ИНН номерын күрсәтү җитә.

Ә үзегезнең бурычларны "госуслуги" сайтыннан карарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100