Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәй ясый беләсезме?

Бөтен кеше дә чәй ясауның ние бар дип уйлый, мөгаен.

news_top_970_100
Чәй ясый беләсезме?

«Медуза» сайты чәй пешерү өчен берничә киңәш бирә. Тәмле эчемлек ясау өчен сыйфатлы чәй һәм дөрес су кирәк.

Чәйнең сыйфатлы икәнен каян белергә? Эшләп чыгару вакытын чәй кабыннан эзләп табыгыз. Әгәр чәй 6–8 ай элек ясалган булса, аны алмавың хәерле. Чәйне күп итеп алып куймагыз. Беткән саен яңарагын сатып ала торган булыгыз.

Чәй кабын ачкач, яфракларын карап алыгыз. Әгәр алар тонык, соры булса, чәй искергән дигән сүз. Идеалда, чәй фольгага төрелгән булырга тиеш. Шул вакытта ул файдалы сыйфатларын югалтмый.

Чәй яхшы саклансын өчен, аны тыгыз итеп ябыла торган савытка салып куярга кирәк.

Су йомшак булырга тиеш. Анда минераллар һәм тозлар күләме бик аз булсын. Әлбәттә инде, хлорлы судан тәме чәй пешереп булмас. Кибеттән сатып алынган, өйдә фильтр аша уздырылган су кулланыгыз.

Нинди чәйнек алырга? Тәмле чәй пешерү өчен фарфор я фаянс чәйнек алыгыз. Капкачы да тыгыз итеп ябыла торган булсын. Чәй пешерер алдыннан, чәйнекне кайнар су белән чайкап алырга кирәк.

Заварканы күпме салырга? 100 миллилитр суга 1 г коры чәй исәбеннән алалар. Катырак чәй яратсагыз, коры чәйне күбрәк салыгыз. 1 чокырга 1 чәй кашыгы була инде, гади генә әйткәндә.

Чәйне озак пешерергәме? Кара чәйне 5–7 минут, яшел чәйне 4–6 минут төнәтәләр.

Коры чәй өстенә шау кайнап торган су салырга ярыймы? Чәй сортына карап, су температурасы үзгәрә. Кара чәйне шау кайнар су белән пешерәләр. Ләкин су озак кайнап торырга тиеш түгел. Яшел чәйне 90 градус температурадагы су белән пешерәләр.

Чәйгә суны бүлеп-бүлеп ике тапкыр салырга кирәк. Шулай иткәндә чәйнең хуш исе яхшырак саклана.

Чәй пешкәч, чәй чүпләрен алып ташларга кирәк. Юкса чәй тагын да катылана, әче тәм керә башлый.

Чәйне берничә тапкыр пешерергә ярыймы? Бу чәйнең сортына бәйле. Яхшы сортлы чәйләрне берничә тапкыр пешереп эчәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100