Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчләр ни сәбәпле коела?

Еш кына чәч коелуның сәбәбе косметик чараларга яки чәч буявына түгел, ә сәламәтлеккә бәйле.

news_top_970_100
Чәчләр ни сәбәпле коела?

Иң башта гади генә тест уздырыгыз. Төшкән чәч бөртегенең очында ак төерчек (чәч төпсәсе) бармы-юкмы икәнен карарга кирәк. Булмаса, борчылыр урын юк. Әгәр төпсә бар икән, икенче төрле итеп тә тикшереп карарга була. Моның өчен чәчне биш көн юмыйча торыгыз һәм баш түбәсе белән чигәләрдән чәчләрегезне тартып карагыз. Әгәр кулыгызда биш бөртектән артык чәч калган икән, табиб трихологка мөрәҗәгать итү урынлы булыр. goodhouse.ru порталы чәчләр коелуның 5 сәбәбен ачыклаган дип яза “Челнинские известия” газетасы.

1. Нәселдәнлек.

Геннар белән бәхәсләшеп булмый: әтиегез яки әниегез бу пролемага дучар булган икән, бу куркыныч сезгә дә яный. Күптән түгел генә галимнәр генетик сәбәпләр әти ягыннан гына түгел (элек шулай санала иде), ә әнидән дә күчә. Шулай да, көненә 100 бөртектән артык чәчегез коелса гына борчылырга урын бар.

2. Гормональ үзгәрешләр.

Чәч коелу йөклы хатын-кызларга һәм күптән түгел бала тапканнарга кына кагыла дип уйлыйсызмы? Алай түгел. Мондый хәл контрацептивлар кулланганда да булырга мөмкин. Әгәр гормональ контрацептивлар кулланган вакытта чәчләрегезнең бик нык коелуына игътибар итсәгез табиб белән киңәшегез. Бу дарулар сезгә туры килмәскә мөмкин.

3. Детокс диеталар белән мавыгу һәм дөрес булмаган туклану

Әгәр детокс диетага утырырга җыенгансыз икән, сезгә матур гәүдә белән бергә хәлсезләнгән, юкарган чәчләр дә “бүләк булачак”. Организм үз ресурсларын таратачак, аныңча ә чәчәләр мөһим өлеш булып тормый.

4. Озакка сузылган стресс

Дус кызыгыз белән сүзгә килеп алу, көнегез начартү – болар саналмый. Тик, әгәр дә сез озак вакыт стресс халәтендә икән, бу һичшиксез чәчләрегездә һәм тән тиресендә чагылыш табачак.

5. Сәламәтлек бозылу

Кайвакыт без чәч коелуны начар экологиягә, стресска, дөрес булмаган туклануга сылтап, кул селтибез. Ләкин җитдирәк сәбәпләр дә булырга мөмкин: калкансыман биз белән проблемалар (иң киң таралганы), диабет, йөрәк авырулары, югары кан басымы. Монда инде табибка барып төгәл диагнозны белергә кирәк.

Шулай ук еш кына сезонлы чәч коелу белән очрашырга туры килә. Бу проблеманы мөстәкыйль, үзегезгә туры килә торган тәрбия чаралары кулланып хәл итәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100