Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел ураза кайчан башлана, фитыр сәдакасы күпме бирәсе, Рамазан гаете ничәсе була?

Быел ураза кайчан башлана, фитыр сәдакасы күпме бирәсе, Рамазан гаете ничәсе була?

news_top_970_100
Быел ураза кайчан башлана, фитыр сәдакасы күпме бирәсе, Рамазан гаете ничәсе була?
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышында Рамазан-шәриф аена әзерләнү һәм аны үткәрү тәртибе билгеләнде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Президиум әгъзалары Рамазан аеның беренче көне итеп 6 майны билгеләделәр. Беренче тәравих намазы 5 май көнне ястү намазыннан соң укылачак. Утырышта катнашучылар - голәмәләр, казыйлар һәм мөхтәсибләр - тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укырга кирәклеген ассызыклады. 

Ураза ае быел 29 көннән торачак һәм 2019 елның 4 июнь көнендә гает намазы укылачак. Гает намазының вакытын утырышта катнашучылар зур шәһәрләр өчен уртак бер вакыт - иртәнге  7.00 сәгатьтә билгеләргә тәкъдим итте, авылларда - кояш чыгып 30 минуттан соң яки мәхәллә халкының бергә килешеп сайланган вакытта уздырыла.

Быел фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек - 100 сум, зәкят чыгаручыларга - 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100