Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел мәктәпләрдә Белем бәйрәме күчереләме һәм 1 сентябрьдә чыккан укытучыларга ял биреләме?

Быел мәктәпләрдә Белем бәйрәме күчереләме һәм 1 сентябрьдә чыккан укытучыларга ял биреләме?

news_top_970_100
Быел мәктәпләрдә Белем бәйрәме күчереләме һәм 1 сентябрьдә чыккан укытучыларга ял биреләме?
Быел 1 сентябрь якшәмбе көнгә туры килә. Шул сәбәпле, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен үткәрү турында киңәш бирде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Белем бәйрәмен күчермәскә кирәк дигән фикерен әйтте.

«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә. Шулай да без 1 сентябрь бөтен республика күләмендә Белем көне булырга тиеш дип саныйбыз, коллегаларыбызга да шул хакта әйттек. Монда теләк бер генә – ата-аналар һәм балалар, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү», - дигән министр.

Рафис Борһанов сүзләренчә, 1 сентябрьдә эшкә чыккан укытучыларга ял биреләчәк.  «Бу мәсьәләне дә белем бирү оешмасы хәл итә», - дип искәртте ул.

«1 сентябрь — бәйрәм көн. Ул беренче сыйныфлар, шулай ук гомуми мәктәпкә күчүче бишенче сыйныф укучылары өчен аеруча зур бәйрәм. Шунлыктан балаларны бу бәйрәмне әти-әниләре белән бергәләп үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми», - дигән министр.

  • 1984 елда СССР Югары Советы Президиумының «1 сентябрьне бөтенхалык бәйрәме – Белем көне дип игълан итү турында»гы Указы белән гамәлгә куелды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100