Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буыннар авыртудан куллана торган мазьне өйдә ясап буламы?

Буыннар авыртудан куллана торган мазьне өйдә ясап буламы?

news_top_970_100
Буыннар авыртудан куллана торган мазьне өйдә ясап буламы?
Хәзер файдалы үләннәр өлгергән вакыт. "АиФ Здоровье" сайты буыннар авыртудан куллана торган мазь ясау рецепты белән бүлешкән.

Кипкән сары мәтрүшкә белән меңъяфрак үләннәрен тигез өлеш алып, бер-берсенә кушып бутарга кирәк. Су мунчасында вазелинны эретеп, аңа шушы үләннәрне бергә бер пропорциясендә кушасыз да, яхшылап болгатасыз. Вазелины каткач, мазь әзер була. Аны суыткычта сакларга киңәш ителә.

Хәзер кәбестә өлгереп килгән вакыт. Аны да буыннар сызлаудан кулланып була. Кәбестә яфрагына бал сылагыз да, авырткан буыныгызга куегыз, өстен целлофан белән каплагыз һәм киҗе-мамык шарф урагыз. Мондый компрессны ике сәгать тотарга кирәк, дип хәбәр итә "АиФ Здоровье".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100