Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбиләр чуагы Татарстанга кайчан килә?

Кайвакыт әбиләр чуагы 1-2 атна, ә кайвакыт 1-2 көн була. Гадәттә бу чорда көндезге температура 20 градустан югары була.

news_top_970_100
Әбиләр чуагы Татарстанга кайчан килә?
Татарстанга әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында килә. Айның беренче декадасындагы аномаль җылы һаваны салкыннар алыштырачак, ә аннары республикада янә җылыта. Бу турыда «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда сентябрь җылы була. Төбәктә айлык уртача температура нормадан 1,5 градуска югары булырга мөмкин. Ул температура күпьеллык чорда 12 градус чамасы җылы тәшкил итте. Явым-төшем норма буенча 50 мм чамасы дип фаразлана», – дип сөйләде эксперт.

Республика территориясендә сентябрьнең беренче декадасы эссе булды. Тәүлек буе уртача температура 15 градустан түбән булмаган чор климатик җәй дип атала. Хәзер Татарстанда уртача температура нормадан 3-4 градустан югары. Җылы һава торышы 10 сентябрьгә кадәр сакланырга тиеш.

«Икенче декадада һава торышы үзгәрәчәк. Температура сизелерлек төшәчәк. Хәзер көндез һава температурасы 23 градуска кадәр җылына икән, икенче декадада температура 17 градуска кадәр төшәчәк. Әгәр антициклон килә икән, әбиләр чуагы җитәчәк», – дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Эксперт сүзләренчә, гадәттә Татарстанда әбиләр чуагы 12 сентябрьдә була. Әмма быел җылы көннәр соңрак булачак.
  • Әбиләр чуагы – ул салкын һава торышыннан соң коры кояшлы һава торышы булуы. Быел ул 20 сентябрьгә туры килергә мөмкин.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100