Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бердәм дәүләт имтиханы бетә дигән хәбәр чынмы?

Бердәм дәүләт имтиханы бетә дигән хәбәр чынмы?

news_top_970_100
Бердәм дәүләт имтиханы бетә дигән хәбәр чынмы?
Матбугат чаралары Бердәм дәүләт имтиханы бетәчәк дигән хәбәр тараткан. Бу сүзләргә Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков җавап биргән. Бу турыда RT хәбәр итте. 

Кремльдә бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында фикер алышу юк, ләкин "үз карашын әйтүчеләр бар", дип аңлаткан Дмитрий Песков.

"Бу турыда бернинди дә фикер алышу юк. Ләкин кешеләр үз карашларын әйтә, шул исәптән эксперт фикерләре, авторитетлы карашлар да белдерелә, ләкин бу темага сөйләшү юк", - дигән Песков.

Августта Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, 2020 елда кайсыбер предметлар буенча Бердәм дәүләт имтиханына үзгәрешләр кертелә. Физикадан киңәйтелгән җавап таләп ителә торган биремнәр саны биштән алтыга кадәр арта. Астрофизикадан моңа кадәр ике дөрес җавапны билгеләргә кирәк булса, хәзер барлык дөрес җавапларны сайларга кирәк булачак.

Иң күп үзгәрешләр кытай теле буенча имтиханга кертеләчәк. Аудирование һәм уку буенча биремнәр саны кими, кайсыбер сорауларның форматы үзгәрә, шәхси хат язу биреме кертелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100