Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер атнада дүрт килога ничек ябыгырга?

Бер атнада дүрт килога ничек ябыгырга?

news_top_970_100
Бер атнада дүрт килога ничек ябыгырга?
АКШ галимнәре ябыгырга ярдәм итүче гап-гади серне ачыклаганнар. Бу сер белән "Южный федеральный" порталы бүлешкән. 

Галимнәр тиз ябыгу ысулын ачыклаган. Бу ысул белән атнага дүрт килограммга ябыгырга мөмкин.

АКШның милли медицина китапханәсе белгечләре ачыклаганча, чын-чынлап ябыгырга шикәрдән баш тарту гына ярдәм итәчәк. Углеводларны май, аксым һәм су белән алыштыру авырлык кимүгә генә түгел, аппетит кимүгә дә китергән. Чөнки шикәр ашаган очракта канда шикәр күләме кисәк арта, ә ашамасаң, кисәк төшә. Бу ашыйсы килүне арттыра. Шикәр ашамаган очракта исә канда шикәр күләме стабиль тора.

"Гади генә әйткәндә, углеводларны киметү автопилотта ябыгуга китерә, башка берни эшлисе түгел", - дип белдергән галимнәр.

Углеводларны көненә 25 граммнан арттырмаган пациентлар атнасында дүрт килограмм авырлык ташлаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100