Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баш онколог яман шешны китереп чыгара торган ризыкларны атады

Баш онколог яман шешны китереп чыгара торган ризыкларны атады

news_top_970_100
Баш онколог яман шешны китереп чыгара торган ризыкларны атады
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы, Россия фәннәр академиясе академигы Андрей Карпин "Россия сегодня" халыкара агентлыгындагы матбугат конференциясендә ямен шешне китереп чыгара торган ризыкларны һәм күренешләрне атаган.

"Бу инде төгәл исбатланган. Майлы ризык, төрле азык кушылмалары - шул исәптән, фастфудта кулланылганнары, зур күләмдәге кызыл ит. Шулай ук алкоголизм, аз хәрәкәтле тормыш рәвеше һәм симерү, канцероген саналган факторлар", - дигән ул. 

Ул тәмәке тартуның онкологик авырулар белән чирләү ихтималын 30 дан 50 тапкырга кадәр аттыруын әйткән. 

Баш һәм муен меланомасы диагностикасы һәм дәвалау буенча эшче төркем җитәкчесе Андрей Поляков яман шеш килеп чыгу кешенең үзеннән, дөресрәге, яшәү рәвешеннән дә тора дигән фикерне җиткергән. Ул тиредәге яман шеш килеп чыгуның төп сәбәпләрен атаган: ультрафиолет нурланыш, геннар мутациясе, бала чакта кояштан пешү, миңнәрнең җәрәхәтләнүе, башка авыруларны дәвалаганда озак вакытлар иммуносупрессив терапия алу, тәндәге тумыштан булган пигментлар.

"Пигмент невуслар - халык телендә миңнәр дип аталган тапларны күзәтеп торырга, аларның формасына, төсенә, яңа барлыкка килгәннәренә, шул тирәдәге тиренең үзгәрүенә, шулай ук алар барлыкка килгәндә кычыту, борчу булуга игътибар итәргә кирәк", - дигән ул.

Белгечләр гаилә тарихы - ягъни нәселдә яман шеш булганмы-юкмы икәненә дә игътибар итәрг кирәк, ди. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100