Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баш мие фаҗигасе": Табиблар инсульттан сакланырга өйрәтте

Россиядә ел саен якынча 450 мең кеше инсульт корбаны була. Аларның өчтән ике өлеше инвалид булып кала. Әгәр кешеләр сәламәтлекләренә игътибарлырак булса, инсультны күп очракта булдырмый калып була дип ышана табиблар. Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе белгечләре “Татар-информ”га нинди авыруларның катлаулы чир китереп чыгаруын һәм ничек аның корбаны булудан саклану турында сөйләделәр. 

news_top_970_100
"Баш мие фаҗигасе": Табиблар инсульттан сакланырга өйрәтте

Казанның 7нче клиник хастаханәсе. Өченче кат. Реанимация. 60 яшьлек ир-ат аппаратка тоташтырылган, аңарда – инсульт. 50 яшьләр тирәсендәге тагын бер ир, аңарда – микроинсульт. Янында 57 яшьлек хытын-кыз: катлаулы инсульт...

“Яңа гына фитнес-үзәктән алып килделәр, әле комада, – дип аңлата баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручыларны дәвалау бүлеге мөдире, табиб-невролог Әлфия Нәҗипова. – Бу ир-атка 65 яшь, катлаулы инсульт...”

Татарстан хастаханәләренә көн саен баш мие кан әйләнеше бозылган, гади генә итеп әйткәндә, инсульт кичергән дистәләгән кешене китерәләр. Төрле җирләрдән алып киләләр: мунчадан, кибеттән, дачадан, стоматолог бүлмәсеннән... Хәтта күкрәкләренә пластик операция ясаткан вакытта реанимациягә эләккән хатын-кызлар да бар.

Җәйге чорда, Бердәм дәүләт имтиханнары чорында “ашыгыч ярдәм” яшүсмерләрне китерә, дип тә өсти табиблар.

“Имтиханнардан хастаханәгә эләгүчеләр ел саен була. Кадетлар училищесыннан алып килделәр. Балада инсульт булуы тумыштан килә торган баш мие аневризмасы турында сөйли. Ә көчле стресс өянәк кузгата”, - дип сөйли хастаханәнең неврология бүлеге өлкән шәфкать туташы Светлана Мартынова.

Табиблар әйтүенчә, неврология бүлеге беркайчан да буш тормый. Инсульт кичергән кешене “ашыгыч ярдәм” белән алып киләләр. Ренимациягә урнаштыралар, хәлен җайга салалар һәм бүлеккә күчерәләр.

Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручыларны дәвалау бүлеге 12 урынга исәпләнгән. Ләкин кирәк вакытта табиблар урыннар санын 26га җиткерә ала.

“7нче клиник хастаханәгә атна саен ишемик инсульт белән 30га якын кеше керә. Әле бу безгә генә. Татарстанда кан тамырлары авыруларын дәвалаучы 18 үзәк бар, алар да инсульт белән авыручыларны кабул итә ала. Мондый үзәкләрнең алтысы Казанда. Берсендә урын булмаса, нәрсә эшләргә? Икенчесенә алып китәләр. Без бөтен кешене дә кабул итәргә тырышабыз. Менә хәзер без сөйләшеп торабыз, ә миннән инде реанимациядән тагын бер урын сорадылар, әйдәгез”, - диде Әлфия Нәҗипова.

Статистика буенча, инсульт бүген дөньяда кешеләрнең үлемә китергән сәбәпләрдән икенче урында тора, бары тик миокард инфарктыннан гына калыша.

Казанда ел саен 8-9 мең кеше инсульт кичерә, Татарстанда бу – 16 мең, ә Россия буенча 450 мең очрак.

“Баш мие фаҗигасеннән” соң кеше инде тулы канлы тормышка әйләнеп кайта алмый. Сирәк чоракта гына инсульт кичергән кеше элеккеге кебек сөйләшә һәм хәрәкәтләнә ала, ләкин биш миендәге үзгәрешләр юкка чыкмый.

Инсульт төрләре һәм аны кисәтү

Геморрагик инсульт була – ул баш миенә кан саву. Ишемик инсульт булганда артерияләрнең берсендә баш миен кан белән тәэмин итү туктала.

Ишемик инсультның бер төре – атеротромботик инсульт. Бу вакытта баш миен кан белән тәэмин итә торган тамырны атеросклеротик төерчек (бляшка) томалый. Һәм кардиоэмболик инсульт була. Ягъни, йөрәктә барлыкка килгән тромб аерылып китә һәм кан тамырлары буйлап баш миенә барып җитә.

– Инсультны кисәтеп була һәм без моны халыкка аңлатырга тиешбез. Куркыныч астында – ишемик йөрәк авыруы, шикәр авыруы, гипертония, артык авырлык булган, атеросклероздан интеккән пациентлар. Мондый авыруларга без статиннар билгелибез, алар атеросклероз үсешен кисәтә”, - дип сөйләде Казанның 7нче клиник хастаханәсе кардиологы, бүлек мөдире, Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш кардиологы Зөлфия Ким.

Табиб күрсәтмәләрен үтәргә, киңәш ителгән дарулар белән дәвалануны туктатмаска кирәк, ди табиблар. Аритмияне һәм атеросклерозны контрольгә алып, кеше инсультны кисәтә ала. Әмма еш кына кешеләр үз сәламәтлекләренә игътибарсыз, битараф, гап-гади кагыйдәләрне һәм табибларның киңәшен санга сукмый, аларны оныта.

Аритмия һәм атеросклероз

“Инсультның тагын бер сәбәбе – йөрәк эшчәнлеге ритмы бозылу, җемелдәвек аритмия (мерцательная аритмия). Әгәр артериаль кан басымын үлчәгәндә электрон тонометр пульс ешлыгы урынына хата яки аритмия күрсәтә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яки пульсны санагыз. Өзеклекләр сизәсезме? Табибка барыгыз. Яки яшәү урыны буенча теркәлгән сырхауханәгә диспансеризация һәм медицина тикшеренүе кысаларында электрокардиограмма ясатыгыз. Аритмия ачыкланган очракта (нәкъ менә йөрәк алды фибрилляциясе булганда) тромблар барлыкка килүне кисәтү өчен, без канны сыегайта торган препарат бирәбез. Шулай итеп, без инсультны кисәтәбез”, - дип өсти Зөлфия Ким.

Табиблар сүзләренчә, еш кына кешеләр йөрәк авыртуларына игътибар итми һәм бернинди дә дарулар эчми, нәтиҗәдә, инсульт белән реанимациягә эләгәләр.

Атеросклероз кан тамырларының эчке стенасында холестерин һәм бляшкалар рәвешендә башка майларның җыелуы аркасында килеп чыккан авыру. Тамырлар тора-бара сыгылмалылыгын югалта, артерияләр кысыла һәм кан йөреше авырлаша.

Атеросклерозны кисәтү өчен тормыш рәвешенә, бигрәк тә туклануга игътибар итәргә кирәк. Тәмәке тартудан баш тарту, спорт белән шөгыльләнү һәм гәүдә авырлыгын контрольдә тотү мөһим.

Табиблар әйтүенчә, үз сәламәтлеген кайгыртучы һәр кеше 40 яшьтән башлап кан басымын, пульсын һәм кандагы холестерин күләмен тикшереп торырга тиеш.

“Гади кагыйдәләрне истә тотканда, кеше үзенең гомерен озайтырга һәм үзен җитди авырулардан сакларга сәләтле”, - диде Әлфия Нәҗипова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100