Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар өчен яз турында татарча шигырьләр

Сезгә танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Балалар өчен яз турында татарча шигырьләр

М.Җәлил "Яз көне"

Яз көне карга

Бала чыгара.

Көн дә җим эзләп

Авылга бара.

Авылда әби

Чебешләр саклый.

Карга урлар дип,

Йокларга ятмый.

Ахрысы, әби

Хәйләсен тапты:

Барлык чебине

Келәткә япты.

- Каргалар монда

Очып керә алмас.

Чебешләремне

Хәзер кыра алмас.

Н. Исәнбәт "Яз булгач"

Боз киткәч, җир кипкәч,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларын күргәннәр.

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап.

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра:

Хәтта миннән уздыра.

Боз киткәч, җир кипкәч,

Саф аяз көннәрдә

Китәрбез юл белән

Зәңгәрсу урманга.

Күбәләк куарбыз,

Чәчәкләр җыярбыз,

Шатланып җырларбыз

Күңелле булганга.

Ф.Кәрим "Яз җитә"

Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.

М.Мазунов "Яз килә"

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы -
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.

Н.Баян "Яз"

Су буенда су чәчрәтеп
Уйный балалар.
Су буйларын яңгыратып
Җырлыйлар алар.
Зәңгәр күктән каңгылдашып
Казлар үтәләр.
Ә балалар ул казларга
Яулык селкәләр.
Су буенда җем-җем итә
Май чәчәкләре.
Иркәләнеп оча майның
Күбәләкләре.
Күк йөзеннән бакчаларга
Кояш нур сибә.
Яфрак яра бакчаларда
Шомырт һәм чия.
 
Ә.Бикчәнтәева "Март аенда"

Кар дип җиргә басасың,
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая
Кар астында ятмасын.
Мартлар җитсә, яз җитә,
Бураннары булса да,
Песи чыккан урамга
Аяклары туңса да.

Ш.Галиев "Мартта"

- Кар, кар! - кычкыра карга, -
Күп яттың, кар, кит, җитәр, - ди.
Бабай әйтә:
- Бу дөрес, - ди. -
Карга килгәч, кар китәр, - ди. 


Ш.Галиев "Яз"

Туктап сана,
Тамчы тама:
Тып, тып, тып.
Төшә-төшә
Бозны тишә:
Тып, тып, тып.
Яз бу, ишет,
Кага ишек:
Тып, тып, тып.

Н.Гайсин "Яз килә"

Гөрләвекләр ага
Кояш елмая,
Торналар үтте
Тезелеп бая.
Гөрләвекләрдә
Уйный үрдәк-каз.
Илне яшәртеп,
Шаулап килә яз.

Т.Лотфи "Яз җыры"

Язгы ташкын башлануын
Хәбәр итеп дөньяга,
Зәңгәр бозлар агып китте
Зәңгәр сулы дәрьяга.
Шаулап акты гөрләвекләр,
Яуды ләйсән яңгыры.
Шәһәрләрдә, авылларда
Яңгырады яз җыры.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100