Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала укырга теләмәсә, нишләргә?

Мәктәп белән бәйле проблемалар һәр гаилә өчен таныш. Баланың укыйсы, белем аласы килмәү - иң актуаль проблемаларның берсе. Өйрәнелмәгән дәресләр, даими контроль, начар билгеләр, укытучыларның кәнәгатьсезлеге... Боларның нәтиҗәсе бер - укучының һәм аның әти-әнисенең нерв киеренкелеге.

news_top_970_100
Бала укырга теләмәсә, нишләргә?
Баласының укыйсы, өйгә бирелгән эшләрне хәзерлисе, гомумән мәктәпкә йөрисе килмәсә, әти-әниләр төшенкелеккә бирелә. Ләкин әлеге проблеманың чишелеше гади һәм әти-әни тарафыннан дөрес бәя генә тәлап итә. Иң элек баланың ни өчен укыйсы килмәгәнен ачыкларга кирәк. 

Баланың бер ни дә килеп чыкмый

Һәрбер бала төрле интеллектуаль мөмкинлекләргә һәм талантка ия. Әгәр бала күңеле белән романтик икән һәм ул рәссам яки музыкант булырга хыяллана, ә чынлыкта математика һәм табигать фәннәре юнәлешендәге мәктәптә укый икән, аннан укуга омтылыш көтәргә кирәк түгел. Әгәр бала шушы сәбәп аркасында мәктәптә укырга теләми икән, бу әти-әнинең гаебе, димәк ,алар баладагы талантны үз вакытында күрмәгәннәр. 

Проблеманы чишү юлы бер - балада профориентацияне билгеләп, мөмкинлекләренә һәм талантына тиешле юнәлеш бирергә кирәк: сәнгать мәктәбенә язарга, үзенә туры килә торган түгәрәкләр, студияләр сайларга кирәк. Интеллектуаль мөмкинлекләре җитәрлек дәрәҗәдә булмаганда баланың мәктәп программасын үзләштерә алмавы ихтимал. Кечкенә баланың көченнән килә торган коррекцион класслар, махсуслашкан мәктәпләр сайлау турында уйларга кирәк. 

Тоталь контроль

Мәктәптән өйгә кайткач һәр балага да 1-1,5 сәгать ял таләп ителә, бу вакытта уку турында баланың исенә төшерергә кирәкми. Ләкин өйдәгеләр (әти-әни, әби-бабай, өлкән абый-апалары) баланы шундук дәрес хәзерләргә утыртырга тели, көндәлеген сорый һәм начар билгеләр өчен ачулана башлыйлар. Арыганлык аркасында ул өй эшләрен сыйфатлы һәм тулы күләмдә башкара алмый, бала кызып китүчәнгә әйләнә һәм ялсыз кала. Һәр көнне кабатланып торган мондый газаплардан соң, баланың мәктәпкә барасы, укыйсы, нәрсә дә булса эшлисе килмәү теләге аңлашыла. Бер киңәш: мәктәптән соң балага ял бирегез, үзенең яраткан эше белән шөгыльләнеп алсын. 

Контроль булмау

Капма-каршы ситуациядә бар: әти-әни төнгә кадәр яки сменалы эштә эшли, аларның баланың өй эшләрен эшләүне контрольдә тоту мөмкинлекләре юк. Ә балада кечкенәдән үк үзконтроль, оешканлык сыйфатлары формалашмаган (мәктәп яшенә җиткәнче бала бу гадәтләргә өйрәнергә тиеш). Әлбәттә, ул үзен мәҗбүриләп дәрес хәзерләргә утырмаячак, чөнки моның урынына компьютер янында утырырга, дуслар белән уйнарга мөмкин бит. Уку һәм өй эшләрен эшләү өчен җаваплылык балага 5-6 яшь вакытында, мәктәпкә кергәнче ук сеңдерелергә тиеш. Соңыннан моны эшләү бик авыр булачак. 

Мәктәптәге шәхси мөнәсәбәтләр

Чынлыкта исә күп кенә ата-аналар үз балаларының мәктәптәге тормышы турында бик аз беләләр. Бары тик бала (ул арттырып та сөйләргә мөмкин) һәм укытучы (кайвакытта аларның да үз укучылары арасындагы шәхси проблемаларны күреп бетермәүләре ихтимал) сүзләре буенча гына чамаларга мөмкиннәр. Укыйсы килмәү теләге 10-12 яшьтә кискенләшә, бу вакытта балаларның үз яшьтәләре арасында танылу аласылар килә, ләкин алар моңа ирешә алмыйлар. Сыйныфташлар арасындагы начар мөнәсәбәтләр, укытучылар белән конфилктлы ситуацияләр, мәктәпләрдә дә еш күзәтеләр торган"дедовщина" - 70% очракта нәкъ шушы сәбәпләр балада мәктәпкә барасы килмәү хисен тудыра. 

Һәм башка бик күп сәбәпләр...

Бу балада укыйсы килмәү хисе тудыручы сәбәпләрнең барысы да түгел, әлбәттә. Күп очракта ата-аналарга, хәтта класс җитәкчесе һәм укытучылар катнашы белән дә, бу хәлләрне ачыклау авыр була. Монда балаларның мәктәп проблемаларын чишү буенча махсуслашкан психиолог кына ярдәм итә алырга мөмкин. Әлеге белгечтән консультация алуны оят эш дип карага кирәкми: балаларның рухи һәм психик сәламәтлеге җәмгыятьтә яшәп килгән кайбер стереотиплрга караганда күпкә мөһимрәк. балаларның укыйсы киләмү теләге практикада бик күп:

1. Гаилә эчендәге киеренке атмосфера: әти-әниләрнең кычкырышуы, конфликтлары мәктәп укучысының үз эченә йомылуына, тиз кызып китүчәнлегенә китерә, бу үз чиратында укуга мотивацияне киметә, интеллектуаль процессларны акрынайта. 

2. Начар дуслар: әгәр бала, башка укыйсы килмәгән балалар компаниясендә икән, бу әлбәттә аның укыйсы кимәлү теләген көчәйтәчәк кенә. 

3. Комплекслар: укучының тышкы кыяфәтендә, сөйләмендә төрле кимчелекләр булса, ул читенсенәчәк, дәресләрдә җавап бирүдән оялачак һәм сыйныфташлары һәм укытучылары тарафыннан үчекләүләрдән, көлүләрдән куркып яшәячәк. 

4. Гиперактивлык: баланың артык энергиясе күп һәм ул аны ничек чыгарыга белми. Нәтиҗә - начар тәртип, өзелгән дәресләр, укытучы белән мөнәсәбәтләр начарлану һәм укуны кысан шартларда дәвам итәсе килмәү теләге. Спорт түгәрәкләре һәм секцияләре - бала өчен бердәнбер котылу чарасы булып тора. 

5. Бәйлелек: башлангыч сыйныфларда - дуслар белән уйнаудан, 10-12 яшьтә - комьютердан, үсмер чорда - урам компанияләреннән һәм начар гадәтләрдән. Болар барысы да укудан биздерә һәм вакытында чара күрмәсәң, яхшылыкка илтмәячәк. 

Ата-аналар баланың ни өчен укыйсы килмәгәнлеген ачыклаган икән - бу проблеманың 50% өлеше чишелгән дигән сүз. Мәктәп укучысының киләчәк язмышы әти-әниләрнең килеп туган ситауциягә карата булган адекват бәясеннән тора. Ачулану, тавыш куптарулар, җәзалау - беркайчан да проблеманың уңышлы чишелешенә китерми. Уку процессына кереп китә алмаган укучының әти-әнисе алдындагы төп бурыч - баланы аңлау һәм булган проблемаларын чишәргә ярдәм итү


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100